Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Бүген Камал театрының «Җанкисәккәем» спектаклен онлайн карарга мөмкин

«Җанкисәккәем» музыкаль комедиясе – театр репертуарындагы иң озын гомерле спектакльләрнең берсе.

Камал театры Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектаклен 284нче тапкыр күрсәтә. Спектакльне бүген Камал театры залындагы тамашачы белән бергә «Татар-информ» аша онлайн карарга да мөмкин.

«Җанкисәккәем» музыкаль комедиясе – театр репертуарындагы иң озын гомерле спектакльләрнең берсе. Спектакльнең премьерасы 1995 елның 27 октябрендә булган.

Әлеге комедияне Фәрит Бикчәнтәев үзенең укучылары – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиевлар белән куйган иде. Кайбер артистлар төрле сәбәпләр белән алышынып торса да, беренче көннән бирле уйнаган актерлар да бар.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев