Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Буа театры яшь артисты Ильяс Юнусов: Артистлыкка уку – вакыт әрәм итү, театр – үзе укытучы

"Укып кына артист булып булмый”, – ди Буа театрында ике ел артист булып эшләүче Ильяс.

“Артистлыкка уку – вакыт әрәм итү, чынлыкта театр артисты профессиональ белем алмыйча да әйбәт кенә уйный ала”, - ди Буа дәүләт драма театрының яшь артисты Ильяс Юнусов. Ул “Татар-информ”га белдергәнчә, аның үзенең дә профессиональ белеме юк, ә театрда эшләгән чорда артистны һөнәри осталыкка режиссерлар өйрәтә, ди. Мисал итеп, Ильяс бу атнада Буада узган “Буа Талиясе” II театраль лабораториясен китерде.

“Буа Талиясе” лабораториясе кысаларында, Буа театрына инде икенче ел рәттән Россиянең төрле шәһәрләреннән режиссерлар килеп, җирле артистлар белән театраль эскизлар куя. Аларның хезмәтен театр тәнкыйтьчеләре бәяли. Буа труппасы тәүге көннәреннән сатира театры юлын сайлаганга, әлеге лаборатория комедия жанрының яңа йөзен эзли.

Быелгы “Буа Талиясе”ндә Ильяс Юнусов “Сөеш, Көмешкә һәм Шайтан тартмасы” театраль эскизында уйнады. Көмешкә ролен башкарды. Бүген рус телле заманча драматургларның берсе Максим Курочкинның әлеге әсәре кешенең тормышына йогынты ясаучы бәйлелекләргә багышлана. Бу очракта алар – сөеш, аракы һәм телевизор. Әсәрне Уфаның “The Театр” яшь режиссерлар проекты җитәкчесе Алсу Галина сәхнәләштерде.

“Безнең театр һәрвакыт төрле иҗади проектларда катнаша, ел саен кимендә дүрт режиссер килеп, безнең белән спектакльләр куя. Без гастрольләргә, фестивальләргә йөрибез, безгә дә гастрольләр белән киләләр. Бу аралашу, хезмәттәшлек безгә профессиональ осталыкны үстерергә ярдәм итә. Мондый мөмкинлек өчен мин театр җитәкчелегенә рәхмәтле. Театр дөньясында бик күп дусларым барлыкка килде. Быел май аенда “Буа: диалог киңлеге” II Халыкара фестивалендә Кабардин-Балкар Республикасыннан Горький исемендәге Рус драма театры катнашкан иде. Алар белән дуслашып, быел җәйге отпусканы Нальчикта уздырып кайттым. Миңа безнең театр һәм сайлаган һөнәрем бик ошый”, – дип сөйләде Ильяс.

  • Ильяс Юнусов тумышы белән Буа районыннан. Казан төзелеш университетында читтән торып белем ала. Тагын ел ярымнан җылылык-газ тәэминаты инженеры белгечлеген алып чыгачак. 

“Мин артист булырга җыенмаган идем. Мәктәптә 9нчы сыйныфта укыганда районның “Ният” театр коллективлары фестивалендә катнашып, “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңдем, ә безнең коллектив Гран-при алды. Шул вакытта Буа театры җитәкчесе Раил Садриев мине үзенең театрына эшкә чакырды. Мин бармадым, 10-11нче сыйныфларны укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Раил абый тагын чакырды. Мин БДИларны яхшы гына нәтиҗәләргә тапшырып, Казанда югары уку йортына кердем. Ике курсны тәмамлагач, 1 ел армиядә хезмәт иттем. Армиядән кайткач, Раил абый: “Өченче һәм соңгы тапкыр чакырам”, – диде. Әни белән уйлаштык та, читтән торып уку бүлегенә күчеп, мин Буа театрына эшкә кердем. Үкенмим”, – ди Ильяс.

Театр артисты буларак һөнәри осталыгын үстерү өчен ул театр училищесына да, мәдәният институтына да керергә планлаштырмый. “Вакытны әрәм итү генә булыр иде, шул ук белемне практикада театрда да үзләштерәсең. Укып кына артист булып булмый”, – диде ул.

Фото: Рамил Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев