Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Чаллы театры Казанда иң яхшы спектакльләрен күрсәтә

Бүген Чаллы театры тамашалары Ленин исемендәге мәдәният сараенда дәвам итә.

Чаллы татар дәүләт драма театры ике көн дәвамында Казанда спектакльләрен күрсәтә. Кичә коллектив «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Ангизә Ишбулдина пьесасы буенча куелган «Зәңгәр томаннар артында» спектаклен күрсәтте.

Спектакльне яшь режиссер Олег Кинҗәгулов куйган. Спектакль тамашачыга Кариев театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Спектакльдән соң театр тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышулар үтте.

«Зәңгәр томаннар артында» спектакле белән Чаллы театры коллективы «Коляда-Plays» заманча драматургия фестивалендә дә катнашты.

Бүген Чаллы театрының Казан чыгышлары Ленин исемендәге мәдәният сараенда дәвам итә.

Тамашачы соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Сагынырсың, мин булмам/Сөмбел» драмасын алып килгән. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев