Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Гөлзада Сафиуллина катнашкан “Төрки ана” фильмы Төркиядә тәкъдим ителде

“Төрки ана” документаль фильмы 2 октябрь - 10 ноябрь көннәрендә Истанбулда узачак Төрки дөнья кино фестивалендә күрсәтеләчәк.

Төркиянең Адана губернасындагы Османия каласында Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина катнашында “Төрки ана” документаль фильмының премьерасы тәкъдим ителде. Әлеге әсәр туган илендә үз милләте үсешенә, милли кыйммәтләрнең саклануына өлеш керткән фидакарь аналар турында.

Төрки дөнья журналистлары федерациясе рәисе Мәндәрәс Демир әйтүенчә, фильмда Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Македония, Татарстан, Төркия, Төньяк Кипр, Үзбәкстан кебек сигез төрки җөмһүриятнең ана булган хатын-кызлары катнашкан.

Әсәрдә һәр җөмһүрияттән бер ананың көндәлек тормышы аңлатыла. Анда төрки аналарның яшәү рәвеше, дөньяга карашы, максатлары, көндәлек мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре, уңышлары-уңышсызлыклары чагылган. Әлеге аналарның берсе буларак Татарстаннан танылган җырчы Гөлзада Сафиуллина сайланган.

Мәндәрәс Демир Төрки дөнья журналистлары федерациясе идеясе булган “Төрки ана” фильмы проектын тормышка ашыруга Азәрбайҗанның “Сәнгать һәм мәдәният” университеты, Казахстанның “Әл-Фараби” исемендәге университет, Кыргызстанның “Манас” университеты, Македониянең “Фон” университеты, Төньяк Кипрның “Якын көнчыгыш” университеты, Төркиянең Коньядагы “Сәлчүк” университеты, Татарстаннан “TATFİLM” кино студиясе, Үзбәкстаннан “Үзбәкстан кинематографлар берлеге” өлеш керткәнлеген дә әйтте.

  • “Төрки ана” документаль фильмы Төрки дөнья журналистлары федерациясе инициативасы белән “Төрки дөнья кино фестивале” кысаларында төшерелгән. Режиссерлары – Якын Көнчыгыш университеты Коммуникация факультетының телерадио һәм кино бүлеге галимнәре Зәйдә Ялынәр Өрәк һәм Өмәр Әврә.

“Төрки ана” фильмының премьерасын күрсәтү кичәсе Османия мэриясенең ярдәме белән үтте. Чарага Османия журналистлар берлеге рәисе Исрафил Авҗы, мэрия җитәкчелеге, Адана губернасының күренекле сәнгать әһелләре, төрле иҗтимагый корылыш вәкилләре һәм күпсанлы журналистлар катнашты.

Османия шәһәре җитәкчелеге фильмга катнашкан төрки аналарны төбәкнең истәлекле урыннары, җирле мәдәният һәм халыкның тормыш көнкүреше белән таныштырды, милли ризыклар белән сыйлады.

Вакытлы матбугат бу вакыйганы “Османия сигез төрки җөмһрияттән килгән төрек аналарын бер урында очраштырды” дип хәбәр итте.

“Төрки ана” документаль фильмы 2 октябрь - 10 ноябрь көннәрендә Истанбулда узачак Төрки дөнья кино фестивалендә дә тамашачылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев