Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына яңа директор итеп тәкъдим иттеләр

Кичә ул рәсми рәвештә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына кереште.

Кичә Гүзәл Сәгыйтованы рәсми рәвештә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына кереште. Яңа җитәкчене, театр труппасы белән очрашып, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тәкъдим итте. 

Театр бинасында узган чарада Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры өчен яңа проектлар әзерләвен, киләчәктә аларны чынга ашырырга тырышачагын әйтте.

“Театр - минем өчен гаилә, бу уңайдан Камал театры үрнәк булып тора. Әлбәттә, гаиләдә төрле вакыйгалар булырга мөмкин. Ләкин нинди генә чакта да бер-беребезне тыңлап, ишетеп, аңларга тырышып яшәсәк иде. Зур вәгъдәләр бирәсем килми, ләкин мин  тырышачакмын. Театрның үсеш перспектавасына кагылышлы уйларым бар, тик аларны әйтергә иртәрәк дип уйлыйм. Сезнең белән аерым-аерым сөйләшкәч, танышкач, ул фикерләр конкретрак формалашыр. Мине кабул итсәгез бик шат булыр идем”, - диде ул.

"Кариев театры өчен зур тарихи вакыйгалар күп булды. Беренчедән, театр бинасы ачылу. Икенчедән, иҗади коллективыгызга яңа җитәкче килде. Татар яшь тамашачы театрының республика театр сәнгатендә тоткан урыны зур. Театр безнең телебезне, милләтебезне яшәтә. Бу хакта һәрдаим Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтә килә. Кариев театрына алга таба да тугры тамашачыларын яңа премьералар белән шатландырып торырга язсын. Тамаша залларыгыз тулып торсын һәм театр мәңге яшәсен. Гүзәл Сәгыйтова белән сез барыгыз да таныш, чөнки ул “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып баручы һәм редактор булып эшләде. “Калеб” иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе, шуңа күрә яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе бар. Ул яңа исемнәр ачты, яшьләргә үз тамашачысын табарга булышты, татар яшьләрен бергә туплады. Һәрвакыт креатив идеяләр уйлап таба, шуның өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Исән-сау булыгыз, эшегездә уңышлар телибез”, - диде ул.

Тантаналы чара Кариев театры бинасында узды. Яңа җитәкчене тәкъдим итү җыелышына  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та килгән иде.

Кариев театрының баш режиссеры да Ренат Әюпов та үзенең теләкләрен әйтте. “Уңышлар телим, Гүзәл күптәннән безнең кеше. Матур эшләргә язсын, театр труппасын яратуын телим. Бер команда булып эшләсәк, зур уңышларга ирешербез. Рәхим ит, төпле аягың белән", - диде ул.


 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев