Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Ирада Әюпова: Татарстанда театр дөньясы кайнап тора

Казанда “Нәүрүз” халыкара театр форумы башланып китте.

Татарстанда театраль форумнар дәвам итә. Чаллыда узган “Рабочая лошадка” курчак театры фестивален Буада узган “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фесивале алыштырды, эстафетаны “Город АРТ-подготовка” театр эскизлары лабораториясе алды. Бүген Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы башланып китте.

Форумны ачып җибәргән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да сәламләү чыгышында Татарстанда театр дөньясының кайнап торуын искәртте. “Нәүрүз бәйрәменең символы – бүрткән бодай. Барыбыз да беләбез – орлыкны җиргә салгач, икенче көнне бодай үсеп чыкмаячагын белеп торабыз. Күпмедер вакыт үтергә тиеш. Бу форум – туфракка орлыклар салуга тиң. Ул үз максатына ирешеп килә. Театр дөньясында актив тормыш бара”, - диде ул. Ирада Әюпова театрга яңа тамашачы киләчәгенә ышаныч белдерде.

Халыкара форумның пленар утырышында Колумбиянең del Valle университеты профессоры, del Valle театры сәнгать җитәкчесе Алехандро Гонсалес Пуче, Социокультура һәм сәнгать белгечләренең белемен күтәрү институты ректоры Рамил Садриев, КФУның татаристика һәм мәдәни белем кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Зилия Яугилдина, форум педагоглары – Россиянең атказанган артисты, педагог, режиссер Игорь Яцко, ГИТИС педагогы, тетар белгече Елена Карась катнашты. Пленар утырышны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев алып барды.

Озакка сузылмаган сәламләү чыгышларыннан соң, катнашучылар һәм укытучылар дәресләргә ашыктылар. Форумда катнашучыларга Социокультура һәм сәнгать белгечләренең белемен күтәрү институтының сертификатлары тапшырылачак.

  • 28 май - 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы үтә. Форумны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы – Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

  • Форумның хэдлайнеры - Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча Колумбия режиссеры Алехандро Гонзалес Пуче куелышында "Чернобыльский идиот" спектакле.

Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Германиядән килгән танылган педагог Юрий Альшиц театр лабораториясен уздыра. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән.

Кич белән форум катнашучылары Камал театрында Аяз гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен карый алачак.

Фото: https://kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X