Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Искәндәр Хәйруллин Казан урамында “сугыш-сугыш” уйный

Татарстанда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча сериал төшерү дәвам итә.

Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин “Зөләйха күзләрен ача” сериалында чекист Бакиев ролен башкара. Бүген журналистлар танылган актерны Казанның Кремль урамында оештырылган кино төшерү мәйданчыгында очраттылар.

Бакиев – Иван Игнатовның көрәштәше, дусты. Роман буенча ул аны Казанга ГПУда хезмәт итергә чакыра, әмма Игнатовка кәгазь эше күңелсез тоелгач, аны кулаклар белән көрәшергә авылга озата. Ә инде кулакларны Казанга алып килгәч, аларны билгеләнгән урынга кадәр озатырга боера. Дуслар хушлашалар. Игнатов Бакиевның кулга алынганын күреп өлгерә. Соңыннан аның атылганын ишетә. Бакиев дустын үлемнән коткарып кала.

Гүзәл Яхина сюжеты һәм характерлар фильмда ничек бирелер – билгесез. Бүген журналистлар ике дусның 1917 елгы вакыйгалар эчендә кайнаган вакытын төшерә. Алар йөгерәләр, кычкыралар, атышалар... Баррикадалар, пиротехника, пычрак юлда - "мәет"ләр. Әлеге эпизодлар Казанның Кремль урамында төшерелә.

Искәндәр Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә моңа охшашлырак образны “Телсез күке”дә уйнавын әйтте. Актер “Зөләйха күзләрен ача” романын укыган, ул аны “хатын-кыз әдәбияты” дип саный. “Әлбәттә, төп греой – хатын-кыз, ир-атлар – тискәре образлар. Ул алар белән көрәшә. Үзенең бәхетен таба дияргә мөмкин. Бу әсәрне “Татар хатыны ниләр күрми?!” дип билгеләргә була. Безнең әдәбиятта андый әсәр бар”, - ди ул.

“Китап бик җиңел укылды. Хәзер Гүзәл Яхинаның икенче китабын укый башладым, - ди ул. – Язучының теле бик яхшы, дия алам”.

Искәндәр Хәйруллин үзенең кино тәҗрибәсе бөтенләй булмавын әйтте, кино төшерүче төркемгә уңышлар теләде.

  • “Зөләйха күзләрен ача” сериалы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелә. Режиссеры - Егор Анашкин. Сериал “Россия 1” каналы өчен “Русское” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелә.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев