Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Камал мәктәбе” легендар “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен видеода күрсәтә

"Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты.

Камал театры озак еллар үз репертуарында булган “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тамашачыга фикер алышу өчен тәкъдим итә. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган спектакль "Камал мәктәбе" белем бирү проекты кысаларында видеоверсиядә күрсәтелә. Спектакль иртәгә - 8 февральдә була. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

Пьесадагы вакыйга бала табу йортында бара. Әниләр, әлбәттә, холык-фигыльләре һәм яшәү тәҗрибәсе җәһәтеннән бер-берсеннән кискен аерылып тора. Менә шунда аларның берсе уз баласыннан баш тарта. Хастаханә аягүрә баса: кеше күргән эшмени?! Ана булудан баш тарту өчен тырнак очыдай сәбәп тә юк бит. Эгоизм, мин-минлек исәп-хисабы гына - бактың исә, бала тапкан әлеге хатынга унтугыз гына яшь.

“Камал мәктәбе” проектының кураторы Илшат Латыйпов хәбәр итүенчә, спектакль буенча фикер алышу өчен анда катнашкан артистлар – Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина, экспертлар буларак филология фәннәре кандидаты Динара Фәрдиева, филология фәннәре кандидаты Илдар Шәфыйков, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина, тетарның әдәби бүлек мөдире, тетар белгече Нияз Игъламов катнаша.

Хәзер Камал театры репертуарында данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган «Көтәм сине…» спектакле бар. Биредә дә вакыйгалар бала тудыру йортында бара. Пьеса авторы һәм режиссер – Илгиз Зәйниев.

"Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты. Мәктәптә Камал театрының легендар спектакльләрен лекторий, бәхәс, мастер-класс, ток-шоу һ.б. форматларда күрсәтелә. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Фото: kamalteatr.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев