Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камал театры бер билет өчен 3000 сум түләгән иң юмарт тамашачы исемен атады

Спектакльләр видеоязмасы трансляцияләрен үстерүгә өлеш керткән һәр тамашачыга театр зур рәхмәт әйтә.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры апрель аенда барлыгы 260 мең сумга 4200 билет саткан. 31 билет алган иң актив тамашачы — Фәнил Гафиатуллин. Ә бер билет өчен 3000 сум түләгән иң юмарт тамашачы — Айрат Бәширов. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Карантин беткәннән соң Сезне, һичшиксез, бүләкләячәкбез. Без яңа проектыбыз — спектакльләр видеоязмасы трансляцияләрен үстерүдә үзләреннән өлеш керткән һәр тамашачыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең өчен бу бик мөһим», — дип мөрәҗәгать итә театр.

Онлайн спектакльләрне республикабыздан читтә яшәүчеләр дә яратып карый. Трансляциягә билетларны чит илләрдән — Финляндия, АКШ, Франция һәм Германиядә яшәүче тамашачыларыбыз, ә Россия буенча Мәскәү, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәсе, һәм Башкортостан Республикасында яшәүчеләр алган, диелә хәбәрдә.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев