Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камал театры Кабан күле буенда спектакльләр күрсәтә

Галиәсгар Камал исемендәге Тататр дәүләт Академия театры һәм Кабан күле яры татар спектакльләрен күрсәтү буенча җәйге программа тәкъдим итә. Август аеның һәр җомгасында Камал театры архивта сакланган спектакльләрнең видеоязмаларын тамашачыга тәкъдим итә. Спектакльләр күл буенда, ачык һавада күрсәтелә. Репертуарда узган гасырның данлыклы спектакльләре белән беррәттән бүгенге популяр спектакльләр дә бар. 26 августта әлеге җәйге программа кысаларында театр артистлары оркестр белән берлектә "Зәңгәр шәл", "Яшь йөрәкләр", "Килә ява, килә ява" һәм "Галиябану" музыкаль спектакльләреннән өзекләр күрсәтәчәк.

«Кабан күле ярының эшчәнлеген без яр буе ачылганнан бирле күзәтәбез. Шуңа без әлеге мөһим һәм файдалы чарадан берничек тә читтә кала алмадык. Камал театры, гомумән, шәһәрдә үтүче һәр кызыклы һәм креатив чараларда катнашырга тырыша Күрсәтеләчәк спекиакльләр берничә критерий буенча сайланды. Беренчедән, спектакльләр язмасының сыйфаты һәм рус теленә субтитрлары булуы. Икенчедән, әлеге спектакльләр татарларның милли үзенчәлекләрен күрсәтергә, безнең мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, тормышыбызны чагылдырырга тиеш. Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, спектакльләр сентябрь аенда да күрсәтеләчәк!", - диде Г.Камал Театры директоры Ильфир Якупов.

Афиша:

17 август – «Галиябану», автор Мирхәйдәр Фәйзи, режиссер Илгиз Зәйниев, 2015 ел, драма.

24 август– «Курчак туе», автор Гаяз Исхакый, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 2009 ел, драма.

26 август – Камал театры артистлары һәм оркесты башкаруында «Зәңгәр шәл», «Яшь йөрәкләр», «Галиябану», "Килә ява, килә ява" спектакльләреннән өзекләр. 

31 август – «Җанкисәккәем», автор Туфан Миңнуллин, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, 1995 ел, комедия.

Башлану вакыты - 20:30. Спектакльләр татар телендә рус теленә субтитрлар белән күрсәтелә. Керү ирекле. Беренче булып килгән йөз кеше урындыкларга утырып карый алачак. Һава торышы бозылган очракта спектакльләр күрсәтелмәскә мөмкин. Хәбәрләрне инстанрамда күзәтеп барырыгыз @kamalteatr. 

Фото: https://kamalteatr.ru
https://kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X