Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә “һөҗүм” булган [видео]

Камал театры артистлары тамашачы белән очрашу көнен якынайту өчен әллә нинди кискен адымнарга бара. Сезонны иртәрәк ачтыру ниятеннән инде ни генә эшләп карамадылар…. Бу юлы алар режиссерга “һөҗүм иткән”, дип хәбәр итә театр сайты.

5нче октябрь 19:00 сәгатьтә Галиәскәр Камал театры данлыклы “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа 113нче сезонын ача. Яңа сезонда театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтелә. Бу уңайдан театр артистлары интернетта шаян видео урнаштырган.

Рольләрдә: Фәрит Бикчәнтәев, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин һәм сак хезмәткәре Валера абый. Оператор һәм монтаж Илсур Загртдинов.

Чыганак һәм видео: kamalteatr.ru

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев