Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Камаллылар татар театры тарихында вакыйга булачак спектакль чыгара

“Тормышмы бу?” спектакленең премьерасы бүген - 13 апрельдә, шулай ук, 14 һәм 24 апрель көннәрендә була.

Бүген Камал театрында премьерасы чыгачак “Тормышмы бу?” спектаклен театр белгечләре һәм артистлар үзләре татар театрының яңа битен ача торган зур вакыйга, дип бәялиләр. Кичә спектакль сәнгать советына һәм белгечләргә күрсәтелде. Әлегә спектакль журналистлардан сер итеп саклана, журналистлар премьерага гына чакырулы. Гадәттә Камал театры спектакльләрен журналистлар һәм театр белгечләре өчен премьерага кадәр күрсәтә иде.

Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Тормышмы бу?” спектаклен 18+ тамгасы белән чыгаруы турында язган иде. Театрның матбугат үзәге балалар күзеннән нәрсәнең яшерелүе турында ачыклык кертмәде. Әмма спектакльнең анонсында “Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына”, - дигән җөмлә бар. “Табигый ихтыяҗлар”га килгәндә, караучылар “Барысы да зәвык белән” дип бәяләделәр.

Спектакльнең режиссеры - Айдар Җаббаров, рәссам - Булат Ибраһимов. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Алмаз Сабирҗанов, Олег Фазылҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Ләйсән Рәхимова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм яшь артистлар Фәннүр Мәхәммәтҗанов, Алмаз Борһанов, Артур Шәйдуллин, Эльвир Сәлимов, Айгөл Абашева, Алмаз Гәрәев, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров һәм Илнур Закиров катнашалар.

“Тормышмы бу?” спектакльнең премьерасы бүген 13 апрельдә, шулай ук, 14 һәм 24 апрель көннәрендә була.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев