Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Канн фестиваленә барып җиткән беренче татар Айдар Шәрипов Казанда үз фильмын тәкъдим итте

Казан кинофестиваленең конкурс программасында "Ласковое безразличие мира" казах фильмы да катнаша.

Танылган кинооператор һәм педагог Николай Морозов үзенең укучысы, яшь кинооператор Айдар Шәриповның эшеннән канәгать. Бу хакта ул Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында катнашучы "Ласковое безразличие мира" тулы метражлы казах фильмын карагач әйтте. "Татар-информ" хәбәрчесе остаз белән шәкертнең әле генә каралган фильм буенча фикер алышуының шаһиты булды.

Айдар остазына Казахстанда фильм төшерү нечкәлекләре турында сөйләде. Фильмның 14 көн эчендә төшерелүен әйтте.

  • "Ласковое безразличие мира" фильмы - Казахстан киносы. Режиссеры - Адилхан Ержанов. Баш операторы - Казан егете Айдар Шәрипов. Быел фильм Канн халыкара кинофестиваленең төп конкурсында катнашты.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә "Татар-информ" тәкъдиме буенча форум дирекциясе чакыруы белән катнаша.

Айдар Шәрипов, фильм күрсәтелгәннән соң, коллегаларының котлауларын кабул итте. Үзенең дебют фильмының Казан кинофестивалендә катнашуыннан бик канәгать булуын белдерде. "Кинофестивальдән соң кабат Казахстанга китәм. Мин ике проектка чакырулы. Берсе - Адильхан Ержановның яңа проекты, икенчесе дәүләт проекты", - диде ул.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев