Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Кариев театры артистлары, Казан метросына төшеп, спектакльләргә тамашачылар чакырды

Яңа бинага күчү уңаеннан оештырылган флешмоб Казан халкын битараф калдырмас, дип саный Кариев театры артистлары.

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, яңа бинага күчү уңаеннан, флешмоб уздырды. Театр артистлары, төрле персонажлар булып киенеп, Казан халкын яңа бинага (Петербургская урамы, 55Б) спектакльләр карарга чакырды. Кариев театрының яңа бинасы үз ишекләрен 26 апрель ачачак. Яңа бинага күчү уңаеннан оештырылган флешмоб Казан халкын битараф калдырмас, дип саный Кариев театры артистлары.

Флешмоб актеров театра им. Кариева

Флешмоб театр бинасы каршында башланып, җир асты юлында дәвам итте. Актерлар җырладылар, биеделәр, спектакльләр даталарын атадылар. Кариев театры тамашачыларны 26 апрельдә яңа бинада беренче спектакльгә көтеп калабыз, дип чакырды. Актерлар җир асты юлында поездка утырдылар, вагоннар буйлап йөрделәр, станцияләрдә вагоннардан чыгып, поезд көтеп утырган кешеләргә дә җырлап, биеп күрсәттеләр. Артистлар спектакльләр даталары язылган листовкалар тараттылар. Казан халкы листовкаларны алды, араларында нык кызыксынучылар да булды.

Флешмоб актеров театра им. Кариева

Флешмоб башланыр алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесе Кариев театры директоры урынбасары Гөлгенә Кәримовадан белән сөйләште. “Флешмобны оештыру, беренчедән, җитәкчебез Мансур Ярмиевның шәхси идеясе. Идеяне барыбыз да хупладык. Икенчедән, без әлеге вакытта бик шатлыклы көннәрне кичерәбез, чөнки ниһаять безнең үзебезнең бинабыз, үзебезнең сәхнәбез булды. Бу артистларыбыз, иҗат төркемебез өчен бик зур вакыйга. Әлбәттә, җитәкчелек өчен дә зур куаныч. Безнең моңарчы үзебезнең төп сәхнәбез юк иде. Шуңа күрә күчмә спектакльләр белән дә йөрергә мәҗбүр идек. Хәзер инде куанып туя алмыйбыз. Күчендек, эшли башладык. Тиздән театрның тантаналы ачылышы көтелә. Ачылышта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Безнең инде бу уңайдан премьераларыбыз да бар. Репертуар планыбыз да бөтенләй яңа. Без элеккеге бинада үзебезнең спектакльләрне теләгән вакытта күрсәтә алмый идек. Яңа бинада спектакльләребезне ай буе рәхәтләнеп күрсәтәчәкбез”, - диде Гөлгенә Кәримова.

Флешмоб актеров театра им. Кариева

Кариев театры яңа бинада үз эшен 26 апрельдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән башлаячак.

27 апрельдә Татарстан Республикасының атказанган артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгы хөрмәтеннән “Супер кияү” спектакле куелачак.

Флешмоб актеров театра им. Кариева

28 апрельдә Кариев театрында Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зинатуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Мәхәббәт күгәрченнәре” бенефис-спектакле тәкъдим ителәчәк.

29 апрельдә “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакленең премьерасы булачак.

30 апрельдә Кариев театры тамашачыларга “Кичер мине, әнкәй” спектаклен күрсәтәчәк.

Май ае да спектакльләргә бик бай. Гөлгенә Кәримова сүзләренчә, Кариев театры май буе көн саен дигәндәй спектакльләр куячак.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Кариев театры метрода флешмоб уздырды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев