Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Кариев театрының яңа спектаклендә геройлар татар һәм рус телләрен кушып сөйләшә

Борынгы поэмага нигезләнеп, пьесаны Кариев театры заказы буенча Россиянең популяр драматургы Юлия Тупикина язган.

Кариев театры «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклен татар һәм рус телләрен кушып уйнады. Бүген Ганҗәви Низами әсәре буенча куелган спектакль журналистларга тәкъдим ителде.

Борынгы поэмага нигезләнеп пьесаны Кариев театры заказы буенча Россиянең популяр драматургы Юлия Тупикина язган. Тәрҗемәне шагыйрә Луиза Янсуар ясаган. Әмма режиссер Ренат Әюпов тулы тәрҗемә ясаттырмаган: геройлар урыны-урыны белән рус телендә аралашалар.

“Мин башта каршы килгән идем. Кешеләр бер-берсенә дистанция куйганда, ясалма мөнәсәбәтләр булганда русча сөйләшәләр. Табигый мөнәсәбәтләр булганда татар теленә күчәләр”, - дип аңлатты театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.

“Тупикинаның рус телендәге тексты тәрҗемәгә карата тәэсирлерәк яңгырый, - дип аңлатты үзенең бу карарын спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов. – Бу практиканы алга таба да куллану мөмкин”.

Кариев театры спектакльне Камерный спектакль – Бүлмә-театр форматында чыгарды. Тамашачы сәхнәдә - артистларга кул сузымында гына утыра.

Драматург поэма нигезендә пьесаны ике параллельдә – Ләйлә вә Мәҗнүн заманы белән бүгенге көнне параллель куеп язган.

Спектакльдә театрның яшь артистлары һәм Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллина уйный. Музыка авторы - Эльмир Низамов.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев