Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казах театры Казанга яшь чикләре 18+ булган курчак спектакле алып килгән

Алматы шәһәре курчак театры «Нәүрүз» театр фестивалендә Шекспирның иң популяр пьесасы буенча куелган «Ромео-Джульетта» спектаклен күрсәтте.

Казах курчак театры «Ромео-Джульетта» спектакле тамашачысының яшь чикләрен 18+ дип билгеләгән һәм бу сан афишада калын шрифт белән күрсәтелә. Бу хакта спектакльнең режиссеры Динә Йомабаева «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Алматы шәһәре курчак театры «Нәүрүз» театр фестиваленә Шекспирның иң популяр пьесасы буенча куелган курчак спектаклен алып килгән. Кичә ул «Әкият» курчак театрының Кече залында зур аншлаг белән күрсәтелде. Тамашачы спектакльне бер тында карады.

«Ромео-Джульетта» - курчак спектакле булса да, режиссер төп геройларның курчакларын ясатмаган, сәхнәгә артистлар үзләре чыга. Спектакль курчак һәм драма театрының синтезына әверелгән. Режиссер «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатканча, спектакль чыккач та, анда артистларның үз уены өчен тәнкыйть бик күп булган. Джульеттаның өлешчә чишенүен дә җәмәгатьчелек тәнкыйть күзлегеннән кабул иткән.

«Спектакльнең яшь чикләрен 21+ дип билгеләмәкче идек. Аннары 18+ дип килештек», - дип сөйләде килгән режиссер. Спектакль тамашачы тарафыннан яхшы кабул ителгән. “Аеруча яшьләр яратып йөри”, - ди режиссер.

Спектакльне караган Казан тамашачысы татар театрлары репертуарында да мондый юнәлештәге спектакльләр булуын теләде.
 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев