Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казан мөселман киносы фестиваленең беренче нәтиҗәләре билгеле

Казан кинофестивале лауреатларына унтугыз статуэтка тапшырылачак.

Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең беренче призын - Татарстан Республикасы Кинематографистлар берләшмәсенең махсус бүләген Зөфәр Бохараев кабул итеп алды. Бүләкне Татарстан кинематография ветераннарына хөрмәт йөзеннән Илдар Ягъфәров тапшырды. Ул республика кинематографиясе тарихына кереп калган шәхескә рәхмәт сүзләрен һәм акчалата бүләк тапшырды.

Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус бүләге Шри-Ланкадан Шамеера Наотунканың "Мопед" фильмына һәм Елена Ермолинаның "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" анимацион фильмына тапшырылды.

Казан мэрының махсус бүләген Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов Әмир Гатауллинның "Коран: от ниспослания до Казанского издания" документаль фильмына тапшырды.

Жюриның махсус искәртмәсенә Вера Глаголеваның "Не чужие" һәм Нурания Җамалиеваның "Үксезләр" фильмнары лаек булды. Призларны Казан кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тапшырды. Ул тамашачы иң күп килгән фильмның "Үксезләр" булуын искәртеп узды һәм фильм авторларының шатлыгын уртаклашты.

Алга таба Милли бәйге лауреатлары билгеле булачак

  • Казан кинофестивале ачылу тантанасы "Эрмитаж-холл"да бара. Алып баручылар Гүзәл Сибгатуллина, Камил Ларин һәм Александр Санчес тантананы өч телдә алып барырга вәгъдә итте.  

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев