Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казанда мәшһүр театр артисты Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта ачыла

Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак.

29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә мәшһүр театр актеры, СССРның халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) тантаналы төстә мемориаль такта ачылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак. Мемориаль тактаның авторы - Дмитрий Кузнецов. Шәүкәт Биктимеров 1981-2005 елларда биредә яшәгән.

Тантанада актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр, дип көтелә. 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев