Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казанда Ренат Ибраһимов башкаруындагы татар җырына мультфильм төшерәләр

Казан анимация студиясе тулы метражлы мюзиклның бер өлеше булачак "Ай, былбылым" җыры өстендә эшләргә кереште.

Казанның FILM FAY анимация студиясе рәссамнары Ренат Ибраһимов башкаруындагы җырлар буенча икенче пластилинлы мультфильм өстендә эшләргә кереште. 2017 елды чыккан Д"омой" мульфильмы һәм "Ай, былбылым" җырына клип тулы метражлы мюзиклны тәшкил итәчәк.

“4,5 минутлык беренче мультфильмны бер ел эшләдек. Бары эшләү процессында гына бу кадәр тәҗрибә тупларга мөмкин. Яңа проект шулай ук анимацион мультипликация, әмма барлык геройлар да башка стильдә ясалган. Моннан тыш, компьютер графикасы мөмкинлекләрен кулланачакбыз”,- диде "Татар-информ" хәбәрчесенә студия җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов.

Татар халык җырына икенче пластилинлы клип ясау Татарстан Мәдәният министрлыгы, шулай ук Ренат Ибраһимовның шәхсән үзе катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев