Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казанда «Сафа белән Саҗидә» фильмы өчен кастинглар узачак

Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча «Сафа белән Саҗидә» тулы метражлы тарихи фильмы Татарстан белән Төркиянең копродукциясе буларак күзаллана.

Казанда Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча төшереләчәк фильмның кастинглары башлана. Аны “Татаркино” оешмасы уздыра. Мәгълүматны оешманың матбугат үзәге җитәкчесе Регина Шиһабетдинова раслады.

Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча «Сафа белән Саҗидә» тулы метражлы тарихи фильмы Татарстан белән Төркиянең копродукциясе буларак күзаллана. Бу “Төрки дөнья” Истанбул кинофестивале белән Казан халыкара мөселман кинофестивале арасындагы хезмәтәшлекнең беренче зур проекты.

  • Копродукция - фильм төшерүгә ике яки аннан да күбрәк илнең катнашуы ул.

Фильмны төшерергә әзерлек өчен Татарстан Мәдәният министрлыгыннан субсидия да бирелгән. Фильмның режиссеры һәм сценарий соавторы - Илдар Матуров. Ул фильмның ун ел дәвамында язылуын билгеләп үткән иде.

  • Тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, күренекле язучы Мәхмүт Галәү татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу хыялы белән яна. Ләкин ике генә китабын язып өлгерә. «Мөһаҗирләр» - икенче китабы. 1897 елгы халык исәбен алу, авыл халкының бунт күтәрүе һәм Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана.

 

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев