Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казанда “Татар киносы атналыгы” узачак

Атна дәвамында фильмнар күрсәтеләчәк һәм иҗади очрашулар узачак.

25-30 апрельдә Казанда “Татар киносы атналыгы” уза. Атна дәвамында фильмнар күрсәтеләчәк һәм иҗади очрашулар узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль тамашачыларына Татарстан режиссерларының ретроспектив фильмнары да, соңгы елларда төшерелгән яшь кинематографистлар эшләре дә тәкъдим ителәчәк.

“Татар киносы атналыгы” программасында төрле жанрлар: комедия, кыскаметражлылар, классик әдәбият мотивлары буенча төшерелгән тулыметражлы драмалар, истәлекле вакыйгаларга бәйле документаль фильмнар да булачак. Алар - Илдар Ягъфәров, Салават Юзеев, Алексей Барыкин һәм Фәридә Дәүләтшина эшләре.

“Татар киносы атналыгы” республиканың, Россия төбәкләренең башка шәһәрләрендә дә һәм төрки дөньясы илләрендә дә узачак. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев