Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Халыклар Дуслыгы йортында «Дангал» һинд фильмын күрсәтәчәкләр

Һәр елны Һинд Республикасы көне уңаеннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында һинд киносы күрсәтелә. Быел тамашачы 26 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә «Дангал» фильмын карый алачак.

«Дангал» биографик һинд фильмы (2016) герой-ата һәм аның курку белмәс кызлары турында. Махавир Сингх Пхогат — кушти исемле борынгы традицион көрәш вәкиле, Харьяндагы авылда туган.

Әлеге фильм бихисап социаль һәм әхлакый, физик һәм финанс ярышлар хакында сөйли. Шул ярышларны узган Махавирның кызлары нәтиҗәдә Һиндстанның олимпия призерлары һәм геройларына әйләнәләр.

Махавир Пхогат исеме тарихка кереп калган һәм чын ата үрнәге булып тора. Шулай ук ул финанс мөмкинлекләрдән башка да зур уңышларга ирешеп булуны исбатлаган герой.

Төп рольне 64 фильмда төшкән 51 яшьлек һинд актеры Аамир Кхан уйный.

Керү ирекле.

http://addnt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев