Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Халыклар Дуслыгы йортында төрки кино фестиваленә әзерлек турында сөйләштеләр

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов төрки кино фестивален «Нәүрүз» бәйрәме белән бер вакытта уздыру тәкъдимен хуплады.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында төрки телле илләр кино төшерүчеләре катнашында узачак төрки кино фестивален оештыру турында киңәшләштеләр. Бу хакта Халыклар Дуслыгы йортының матбугат хезмәте яза.

Фестиваль 21-25 март көннәрендә «Мир» кинотеатрында узачак. Чарада Үзбәкстан, Азербайҗан, Төркия, Россия, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан илләре вәкилләре катнашачак. Фестивальне оештыру идеясе белән «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова чыккан.

«Фестивальне уздыру максатында, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортын хезмәттәшлек итәргә чакырам. Яз бәйрәме «Нәүрүз»не уздырган вакытта бергәләп төрки  илләр вәкилләре белән иҗади очрашулар оештырырга тәкъдим итәм. Фестиваль кысаларында 10 фильм каралачак, аларның һәрберсе көнгә ике тапкыр күрсәтеләчәк, дип фаразлана. Фильмнар туган телдәге субтитрлар белән рус телендә күрсәтеләчәк. Төп максатыбыз – төрки телле фильмнарны күрсәтү һәм карауны Россиядә генә түгел, ә БДБ илләрендә дә киңәйтү һәм үстерү», — дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов төрки кино фестивален «Нәүрүз» бәйрәме белән бер вакытта уздыру идеясен хуплады. Үз чиратында фестиваль ачылышы көнендә кунакларны милли киемнәрдән каршы алырга һәм туган телләрдә сәламләргә тәкъдим итте.

«Төрки телле фильмнарны Казанда гына түгел, ә Татарстан районнарында да күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм. Бу җирлекләрдә яшәүче халыкларга үз туган телләрендә кино карау мөмкинлеге тудырачак», — дип сөйләде ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров. 

Фото: addnt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев