Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Әкият” курчак театры яңа ел бәйрәме көннәрендә 82 тамаша күрсәтәчәк

Коллектив көнгә дүрт тамаша күрсәтергә җыена.

Иртәгә “Әкият” курчак театрында Яңа ел тамашалары башлана. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән рус һәм татар телендә булачак.

Коллектив сәгать 10нан башлап, көнгә дүрт тамаша күрсәтергә җыена. Соңгысы 17.30 сәгатьтә башлана. Артистлар 1 гыйнвар көнне генә ял итәчәк.

Спектакль алдыннан чыршы янында булачак “Яңа ел феериясе” тамашасының сценариен театр артисты, Татарстанның халык артисткасы Наталия Егорова язган.

Быел тамашачылар Э.Т.Гофманыңн “Щелкунчик” әкиятен, татар һәм рус телләрендә “Солнышко и снежные человечки” әкиятен карый ала. “Кояш һәм кар бөртекләре” дип аталган спектакль өч көн - 23, 25 декабрь һәм 3 гыйнвар көннәрендә барачак.

Яңа ел тамашалары 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X