Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Ксения Собчак Казанда үз әтисе турында кино тәкъдим итәчәк

12 июньдә “Дело Собчака” документаль кинотасмасы Россия прокатына чыга.

12 июньдә Россия прокатына режиссер Вера Кричевскаяның “Дело Собчака” фильмы чыга. Казанда фильм 16 июньдә кинотасма авторларының берсе Ксении Собчак катнашында махсус тәкъдим ителәчәк.

Кинотасма авторларының сүзләренчә, яңа картина – ул Анатолий Собчакның сәяси язмышына ачыклык кертергә омтылу, җинаять эшен аңларга тырышу, аның эмиграцияләү сәбәпләре һәм кинәт үлеме. “Мин әти белән ни булганын ачыкламыйча тынычлана алмыйм. Сәясәт минем бөтен тормышым һәм әтисез калдырып, безнең гаиләнең тормышы аша узды”, - диелгән фильм төшерү идеясе турында Ксения Собчак.

Бу картина өчен Владимир Путин белән махсус әңгәмә яздырылган. Ул Санкт-Петербургның элеккеге мэрын Франциягә алып чыгу операциясен искә төшерә. Күп кенә фактлар беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә белдерелде. Фильмда шулай ук Анатолий Чубайс, Дмитрий Медведев, Алексей Кудрин һәм башка танылган сәясәт эшлеклеләре төшкән.

Вера Кричевская бу - 90 нчы еллар турында чын фильм, сәяси процессның эчке ягы, дип белдерде. Ул Анатолий Собчакның карьерасы, 1996 елда Санкт-Петербуг мэры сайлауларында оттырудан соң аңа каршы оешкан кампания, дуслар һәм дошманнар һөҗүме, нәтиҗәдә, башта эмиграциягә, ә аннары рухи һәи физик яктан юк итүгә китерә.

  • “Дело Собчака” кинотасмасы Собчак фонды заказы буенча “Магнетик” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән һәм өч сәгать дәвам итә.

Фото: кадр из фильма «Дело Собчака»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев