Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Курчак туе”. Мансур Гыйләҗев: Бездә бөтен күренешәр дә бар: фахишәрдә, наркоманнар, имансыз кешеләр дә..

9 мартта Галиәсгар Камал Театрына “Курчак туе” кире кайтты. Спектакльнең видеоязмасы “Камал мәктәбе” театр тамашачысы мәктәбе кысаларында кече залда күрсәтелде. 2009 елның 8 ноябрендә булып узган премьерадан соң шактый шау-шу кубарган “Курчак туе” 9 ел узгач та тамашачыны битараф калдырмады. Спектакльдән соңгы әңгәмә шактый бәхәсләр уятты.

Татарлар андый түгел

Спектакльнең эчтәлеге артык катлаулы түгел, нигезендә Гаяз Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” хикәясе ята.Курчакларны бер-берсенә өйләндереп, туй ясап күңел ачарга яратучы Сәлим байның әтисез калган кәләпүшче кыз Камәргә күзе төшә. Кеше язмышлары белән дә курчак уйнаган кебек уйнарга ярый дип уйлаган бай аркасында Камәр сөйгән кешесе белән аерылыша, Оренбургка китеп, фәхешлек юлына баса. 

Татар классигының “Кәләпүшче кыз”ын сәхнәләштерү инициативасы белән Ренат Әюпов чыккан булган. Пьеса язу эшен ул Мансур Гыләҗевка тапшырган. “Әдәбиятчы, тарихчы булмагач, остазым Ризван Хәмидкә мөрәҗәгать иттем, бер ел дәвамында яздык бу пьесаны”, – дип сөйләде драматург видеязманы карар алдыннан. “Әзер әсәрне сәхнәгә Марсель Сәлимҗанов куярга теләде, ләкин өлгермәде. Баш режиссер булып Фәрит Бикчәнтәев килгәч, ул Марсель Хәким улының өстәлендә калган барлык әсәрләрен дә куярга ант итте. Беренче чиратта ул “Кара чикмән”не куйды, аннары берничә елдан “Курчак туе” сәхнәләштерде. Минемчә, “Курчак туе” – ул татар сәнгате, Камал театры өчен бик зур адым иде, чөнки ислам динендә торган дөньяда шушындый катлаулы темага язылган әсәрне кую – Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан да, артистлар тарафыннан да батырлык иде”, – дип белдерде Мансур Гыйләҗев. 
 
Бөтендөнья сәнгатендә киң һәм тирән күрсәтелгән әлеге темага алынырга драматург күптән кызыгып йөргән. “Әмма минем әсәрләремдә фахишләр темасын күтәрергә юл куелмаган булыр иде”, – ди ул. – “Мәсәлән, “Бурлак” дигән әсәремне Мәдәният министрлыгына тәкъдим итеп карадым, әмма андагы комиссия бу киносценарийга бик нык каршы килде. Рецензияләрдә татар милләте беркайчан да андый булмаган, татарга сугышу, караклык хас түгел, фахишәлек булмаган дип язылган иде”, – ди Мансур Гыйләҗев. Ә менә татарның классигы Гаяз Исхакый аша бу темага юл ачарга мөмкинлек туган. Хикәягә нигезләнгән булса да, пьеса мөстәкыйль әсәр, инсценировка түгел икәнлеген дә ассызыклап үтте автор. 
 
Биш ел дәвамында “Курчак туе” тулы заллар белән барса да, туктатылган иде. Моның сәбәбен артистлар тамашачының “җиңел” спектакльләргә өстенлек бирүендә күрә. “Тамашачы уйланырга мәҗбүр итә торган спектакльләргә бик атлыгып тормый, кешенең театрга килеп ял гына итәсе килә”, – дип белдерә Гайни бай ролен башкарган Айдар Хафизов. Бу сүзләрнең хаклыгын үз күзләребез белән күрдек. Хәтта видеоязма форматында күрсәтелгән спектакльне дә тамашачыларның бер өлеше карап бетермәде, антракт вакытында кайтып китте.
 
Фаҗиганең төбендә – бүгенге томыш
 
Спектакль тәмамланганнан соң экранда Нәфисә Хәйруллина (хәзерге вакытта Мәскәүдә яши) яздырган видео күрсәтелде. Соңрак кече сәхнә түренә төп рольләрне башкарган Әзһәр Шакиров, Айдар Хафизов, Радик Бариев, Рузия Мотыйгуллина, Рушания Юкачева чакырылды. Артистларның күбесе үзләре дә спектакльне экраннан беренче тапкыр караганнар, сюжетны белсәләр дә гади тамашачы кебек борчылып, тетрәнеп утырганнар. 
 
Сәлим бай ролен башкарган Әзһәр Шакиров “Курчак туе”н татар байларының фаҗигасен ачкан беренче әсәр дип атады. “Гадәттә, татар байларын гел начар кеше итеп сурәтлиләр иде. Ә монда авторлар эчке дөньяны аңлау, сиземләү байларда да бар икәнлеген исбат итте. Фаҗиганең төбендә – бүгенге тормыш. Үткән белән бүгенге арасында бернинди үзгәреш тә юк. Тормыш шулай корылган: бу системада күпме генә яхшы булсаң да, бернинди үзгәреш булмаячак, чөнки аның идеалы юк. Ә кешедә идеал беттеме, ул упкынга тәгәри”, – диде артист. 
 
Татар байларының тормышын сурәтләгән башка әсәрләрне тамашачы да көтә икән. Залда утырган берничә кеше, шул исәптән Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова театр сәхнәсендә Әхмәт бай Хөсәенов, Сара Шакулова кебек күренекле кешеләрне күрергә теләвен, аларның хәзерге байларга үрнәк була алулары хакында сөйләде. 
 
Татарларда фәхешлек. Миф әллә чынбарлык?
 
Татарларда фахишләр булганмы? Миләүшә Хәбетдинова бу сорауга да үз җавабын бирде. “Фәхишәләр булганмы-юкмы дип без баш ватарга тиеш түгел, чөнки алар булган. Күп түгел, әлбәттә, әмма булган”, – диде галим. Чыннан да, Светлана Малышеваның ««Профессионалки», «арфистки», «любительницы»: публичные дома и проститутки в Казани во второй половине XIX века” дип аталган китабында түбәндәге саннар китерелгән. 1895 елда 109 рус, 30 татар хатыны, 1897 елда 64 рус һәм 16 татар хатыны шушы борынгы һөнәрне сайлаган булган. Татарларда фахишәлек күренеше булган дигән фикерне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасфы ассистенты Илдар Шафиков та җөпләде. Әмма ул китергән дәлилләрне өлкән буын артистлары Әзһәр Шакиров белән Айдар Хафизов әллә дөрес кабул итмәде, әллә милләтне кимсетү дип санады, тамашачы белән саубуллашып сәхнә түреннән китәргә карар кылды. Әмма киткәнче Әзһәр Шакиров Илдар Шафиковка шелтәсен белдерде: “Татар белән русларны чагыштырганда, син бер фикерне әйтергә тиеш идең: ул заман өчен татарлар дин тоткан. Татарны күпме генә түбән төшерергә теләсәң дә,хәзерге заман белән чагыштырганда ул фахишәләр безгә аккошлар күк диде”, – диде артист. Миләүшә Хәбетдинова да бу мәсьәләдә Әзһәр әфәнде белән килешүен белдерде. 
 
Әңгәмә азагында сүзне Мансур Гыйләҗев алды. “Бу спектакльнең шундый бәхәсләр тудыруына мин бик шатланам. Бер генә фикер әйтәсем килә: татар милләте – ул тере, исән милләт. Бездә бөтен күренешәр дә бар: фахишәрдә, наркоманнар, имансыз кешеләр дә. Фәхишләр булмаса, безнең милләт бетә, чөнки без үзебезнең инстинктларыбызны югалтабыз.Әмма имансакланырга тиеш. Иман булганда, милләт яши, алга бара”, – дип тәмамлады драматург сүзен. 
 
Фото: https://kamalteatr.ru
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев