Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Мулла” фильмы Әсфәндиярны үтермәде

"Мир" кинотеатрында журналистларга "Мулла" фильмы тәкъдим ителде.

Әтнә районында төшерелгән “Мулла” фильмының беренче тамашачылары Әтнә халкы булачак. Иртәгә аның премьерасы Әтнәдә булачак. Ә Казанда беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре кысаларында 28 апрельдә тәкъдим ителәчәк. Бүген ул, әле рус теленә титрлары да куелмаган килеш, "Мир" кинотеатрында премьера алдыннан журналистларга күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, “Мулла” фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелде. Пьеса Татарстанның Әтнә, Минзәлә һәм Камал исемендәге дәүләт театрларында куелган иде. Камал театрында ул шактый уңышлы барды, тамашачы кими төшкәч, театр аны репертуардан алды.

Пресс - показ фильма “Мулла”

Фильмның идея авторы – композитор Марат Әхмәтшин. Ул аны экраннарга чыгару идеясе белән дүрт-биш ел хыяллана иде. Ниһаять, 2017 елда Татарстан Президенты ярдәме белән фильмга акча бүленде һәм ул август аенда төшерелә дә башлады. Режиссерлар – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Оператор – Юрий Данилов. Композитор – Марат Әхмәтшин. Баш продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Фильмның төшерү командасы журналистларга һәрвакыт ачык булуы белән аерылып торды. “Татар-информ” хәбәрчеләре, бердәнбер республика матбугат чарасы буларак, фильмның беренче кастингында да, беренче съемка көнендә дә катнаштылар.

Пьеса Әсфәндияр исемле егетнең авылга имам булып кайтуы турында. Шушы авылдан чыккан замана бае авылга мәчет тә салдыра, әмма мәчеткә халык йөрми. Әсфәндияр авыл халкы белән уртак тел табармы, мәчет халык йөри торган урынга әйләнерме? Пьеса һәм спектакль шул хакта иде.

Пресс - показ фильма “Мулла”

Спектакльдә төп рольдә Эмиль Талипов уйнады. Әсфәндияр ролен фильмда Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев башкарды. Фильмда Туфан абый әсәрендә һәм Камал театрында җентекләп эшләнгән тагын бер образ – Вәлиәхмәт иде. Бу геройга фильмда зур урын бирелгән. Аны Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров башкарды. Налимә ролендә – Әтнә театры йолдызы Гүзәл Гафарова.

Фильмның сюжеты пьеса линиясен сакласа да, иң элек күзгә ташланганы - өстәмә персонажлар. Бу беренче чиратта Артур образы. Аны Россиянең популяр киноактеры Марат Бәшәров башкарды. Фильмны төшерү Марат Бәшәров катнашкан кадрлардан башланды да инде. Марат үзе “Татар-информ” хәбәрчесенә яхшы сценарийга кызыгуын һәм геройның үлмәвен хуплавын әйткән иде. Марат Бәшәров элеккеге дустын кире шәһәргә китергә үгетләгән Артур исемле егетне уйный. Әсфәндияр, әлбәттә, китмичә кала, Артур китә һәм без ул образны башка күрмибез. Өстәмә образлар буларак Вәлиәхмәт янына кайткан бандит образлары кертелде. Алар дусларын элеккеге эшләренә тартсалар да, үзләре дә сизмәстән, аның яхшыруына сәбәпче булалар.

Спектакльдә геройга аталар һәм тамашачы ул үлде дигән уй белән залдан чыга. Фильмда герой финалда күзләрен ача.

Фильм 2 сәгать бара.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев