Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Мунча ташы”нда ун ел эшләгән Алчәчәк ӘХМӘТОВА - "ЧӘЧЕМӘ ИГЪТИБАРЛЫМЫН"

Алчәчәк ӘХМӘТОВА —“Мунча ташы” эстрада театрында ун ел эшләгән артист. Бер ел элек ул аннан китте һәм бүген 2010 елда ачкан үзенең хатын-кызлар киеме кибетен җитәкли.

Алчәчәк күз явын алырлык чибәр. Чәче дә сокланырлык. 29 яшьлек Түбән Кама кызы белән толымы хакында сөйләштек.
— Чәчемә бик игътибарлымын, — диде ул. — Аны гел карап торам. Дәү әнием өйрәткәнчә, кечкенәдән халык медицинасы чараларын кулланам. Катык, әчегән сөт белән дә юам, йомырка, суган суы да сөртәм. Җәй көне кычыткан суы белән чайкатам. Һәр көнне кич башыма массаж ясыйм. Башымны аска иеп, арттан алга таба чәчемне зур массажка белән тарыйм. Шул рәвешле баштагы кан йөреше яхшыра.
Элек чәчем юка иде. “Бу синең тычкан койрыгы кебек”, — дип апам гел көлде. Үсәрме икән, дип еш уйландым. Шуннан соң көн саен төрле майлар (кастор, зәйтүн, әрекмән) белән (бераз кызыл һәм кара борыч та кушам) маска ясый башладым. Чәч үстерүдә бу — иң яхшы ысул. Майны баш төбенә, бөтен чәчкә сөртеп, йокларга ята идем. Иртән юам.
Шампунь, бәлзәмгә килгәндә, профессиональ маркаларны гына кулланам. Чәч ияләшмәсен, майланмасын өчен, аларны еш алыштырам.
Чәчне үстерүдә дарсонваль аппараты (ул электр тогына тоташкан, тарак шикелле нәрсә белән көнгә берничә минут чәчне тарыйсы) бик булыша. Гадәттә, аны шифаханәләрдә кулланалар. Ә мин исә әлеге аппаратны үземә сатып алдым.
Чәчем билемә кадәр. Соңгы 8 елда кистергәнем юк. Очларын гына ай саен тигезләтәм. Күптән инде буямыйм да.
Чәчемне һәр көнне юам. Чөнки чиста, ялтырап торган чәч белән йөрергә яратам. Фен белән киптермим. Үреп тә куям, җыеп та, таратып та йөрим. Нишләтсәң дә, озын чәч матур!

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев