Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Раил Садриев балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтергә кирәк дип саный

Бу - Россия күләмендәге проблема, ди Буа театры директоры.

Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев балалар өчен татарча спектакльләрне бушлай күрсәтергә кирәк, дип саный. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында түгәрәк өстәл барышында әйтте. 
 
"Зәвык менталитетка бәйле. Безнең иң зур бәла - без татарча фикер йөртмибез. Авылга интернет килеп кергәч, балалар русча сөйләшә башлады. Дәүләт шундый мөмкинлек тудырса, балаларга татар спектакльләрне бушлай күрсәтеп, шул рәвешле аларга үтеп керәсе иде", - ди Буа театры директоры. 
 
Раил Садриев Буадагы  мәктәпләрдән балаларны театрга китерә алмауларын да әйтте.
 
"Ата-ананың, беренчедән, матди мөмкинчелеге, икенчедән вакыты юк. Театрларны мәктәпкә кертмәү Россия күләмендә зур проблема", - диде театр җитәкчесе.  

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес сузлэр сойли Раил.