Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Рамил Төхвәтуллин: «Зәңгәр шәл» спектакле – татарның мәдәни коды

Камал театры үзенең «Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбе проектын "Зәңгәр шәл" спектакле белән төгәлләде.

Кичә Камал театры үзенең «Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбе проектын төгәлләде. 1987 елда куелган «Ахырзаман» белән башланган проектка шул ук елда куелган «Зәңгәр шәл» спектакленең видеоязмасы белән нокта куелды.

  • «Камал мәктәбе» театр тамашачысы мәктәбендә театрның Кече залында биш ай эчендә сигез спектакльнең видеоязмасы күрсәтелде һәм артистлар, экспертлар катнашында фикер алышулар оештырылды.

«Зәңгәр шәл» спектакле беренче мәртәбә 1926 елда Кәрим Тинчурин тарафыннан куелган һәм Булат образын Тинчурин үзе башкарган. Кинохроника Тинчурин катнашкан бер минутлык видеокадрны да саклаган. Ул да күрсәтелде.

Проектның кураторы Рәдиф Кашапов спектакльнең авыл тормышын сурәтләвенә басым ясады һәм аның аншлаглар белән баруын шәһәргә килгән кешенең авылын сагынуы белән аңлатты. Соңрак куелган вариантларында индустриализациянең тәэсир итүенә, авылны стильләштереп күрсәтелүенә басым ясады – бу вариантларның уңыш казанмавын әйтте.

“1956 елда режиссер Ширияздан Сарымсаков ностальгия рәвешендә ретро вариант күрсәтте. Ул да уңыш казанмады. Марсель Сәлимҗанов аны беренче тапкыр җитмешенче елларда куйган иде. Аны уңышлы дип танымыйлар. Без карый торган спектакль 1987 елда куелган. Ул яңа бинада куелган яңа редакция”, - диде Рәдиф Кашапов.

Ул әдәбият белгече Әлфәт Закирҗановның бу спектакль турында “татар театрының бренды” дигән сүзләрен искәртте һәм “бренд - ул товар үзе түгел, шул товар бирә торган хис-тойгылар җыелмасы”, - диде.

Спектакльнең видеосын тулысы белән карап бетергәннән соң, төрле вакытларда бу спектакльдә уйнаган артистлар – Илсөя һәм Рамил Төхвәтуллиннар, Әсгать Хисмәтов, Әзһәр Шакиров, бүгенге Мәйсәрә Гүзәл Гөлвердиева үз күзаллаулары турындагы сөйләделәр.

Рамил Төхвәтуллин «Зәңгәр шәл» спектаклен татарның мәдәни коды дип атады.

Проектның экспертлары буларак Фуат Әбүбәкеров, Рабит Батулла, Рауза Солтанова, Миләүшә Хабетдинова катнашты.

  • "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Фото: kamalteatr.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев