Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Ренат Әюпов Кариев театрында легендар “Любовь и голуби” фильмын сәхнәләштерә

Спектакль-бенефис Кариев театрының яңа бинасында 28 апрельдә күрсәтеләчәк.

Кариев театры моннан 34 ел элек телеэкраннарга чыккан легендар фильм буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" дип аталган спектакль әзерли. Сүз Россия кинематографиясенең күренекле артистлары Александр Михайлов белән Людмила Гурченко уйнаган “Любовь и голуби” фильмы турында бара.

Л.Гурченко уйнаган Раиса Захаровна образын татар сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина иҗат итә. Михайлов башкарган Кузякин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

Спектакль Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куела. Пьесаны Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән.

Мәгълүмат өчен. “Любовь и голуби”ның авторы – Владимир Гуркин. Әсәр башта пьеса буларак язылган, аннары автор үзе үк киносценарий әзерләгән. Фильмны кинорежиссер Владимир Меньшов куйган.

Спектакль-бенефис Кариев театрының яңа бинасында 28 апрельдә күрсәтеләчәк.

Фото: facebook.com/renat.ayupov.98

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев