Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Сергей Безруков ничек итеп беренче тапкыр татар телен куллануы турында сөйләде

Студент елларында “Горячее сердце” пьесасында аңа татар карты Силан бабай ролен уйнарга туры килгән.

Россиянең танылган театр һәм кино актеры, Мәскәү Губерния театры сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга әңгәмәсендә үзенең татар теле белән танышу тарихын сөйләгән. Артист сүзләренчә, бу Мәскәү сәнгать академия театрында беренче уку елында, аның курсы Олег Табаков укучылары белән бергә педагогик эш әзерләгәндә булган.

Алар Островский иҗаты буенча хисап тоткан. Яшь артист “Горячее сердце” пьесасында Силан бабай ролен уйнаган. Ул ишегалды себерүче роленә җаваплылык белән караган: нәкъ Островский язганча уйнаган - сакал ябыштырган һәм себерке тоткан, кулларының яшь булуы күренмәсен өчен, бияләй кигән. 

“Режиссер Александр Марьин мине сакалны салырга үгетләде , тарихны уйнарга  кирәк, диде. Островский вакытында урам себерүчеләр һәм йөк ташучылар арасында татарлар да булган. “Алайса мин татар булам!”, - дидем. Миңа 17 яшь иде, мин үзенчәлекле образ тудыруым белән оттым”, - дип искә ала Безруков.

“Мин хәтта дога да укыдым. Ниндидер сүзләр әйттем. Әлбәттә, “хайван” кебек мыскыллы сүзләр дә бар иде. Ул спектакльдә карак Васькага әйтелгән сүзләрне хәзер әйтеп тормыйм. Мин аны тотып алып, йөзенә карап, барысын да татарча әйттем. Бу сүзләрне беркем дә аңламады, әмма татар телен белүчеләр аңладылар. Олег Павлович миңа барлык сүзләрне дә, доганы да язган иде. Мин татар кешесен уйнадым”, - диде актер.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев