Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Татар яшьләре Тукайны җирләү күренешен сәхнәләштерде

Д’әрт һәвәскәрләр театр труппасының сәгать ярым барган “Чаткылар” документаль спектакле тамашачыда төрле фикер уятты.

Д’әрт һәвәскәрләр театр труппасы үзләренең “Чаткылар” документаль спектаклендә Тукайны җирләү күренешен сәхнәләштерде. Спектакль Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тәкъдим ителде.

  • Д’әрт һәвәскәрләр театр труппасы – Камал театры проекты. Режиссер Әминә Миндияр эшче һәм студент татар яшьләре белән берлектә ХХ гасыр башындагы милли күтәрелешне сәхнәләштерде. Документаль материалны Рәдиф Кашапов туплаган. Яшьләрнең консультанты - Рабит Батулла. Музыкаль бизәлеш – Миләүшә Хәйруллина. 

Яшьләрнең “Чаткылар” документаль спектакле Фатыйх Әмирханның “Яшьләр”, Галиәсгар Камалның “Беренче театр” пьесаларына, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләренә, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Заһидә Бурнашева һәм башкаларның истәлекләренә, шул чордагы вакытлы матбугатка нигезләнгән.

Сәгать ярым барган тамашаның ахыры Тукайны җирләү күренешләре белән тәмамлану тамашачыда төрле фикер уятты. Яшьләрнең ни өчен Тукайны күмүләре турында “Интертат” сайтыннан укый аласыз. 

“Тукайның намуслы исеме белән бөтенесе акча һәм сәяси дивидендлар эшли башлады. Ул татар Ленин бабаена әверелде. Мин яшьләрнең аны җирләүвен хөрмәтләп озату, тынычлыкта калдыру дип аңладым. Яңа геройлар табып алга барыйк”, - диде фотограф Рамил Гали.

“Тукайны җирләүне күрсәтү ике төрле ассоциация уятты. Ул үз чорының чаткысы булган. Халык Тукайны озаткан кебек беркемне дә озатмаган. Ул чын мәгънәсендә халык шагыйре. Икенче яктан кичә Тукайны күмү белән тәмамлануда аңлашылмаучылык күрдем. Тукай үлеме белән ХХ гасыр башы чаткылары сүнеп-сүрелеп калды дигән фикергә этәрде”, - диде әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев