Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Татарстанда иң күп каралган татар фильмнары - кинопрокат нәтиҗәләре

«ТатарКино» оешмасы республика буенча кинопрокат күрсәткечләрен игълан итә.

Татарстанда 2017 ел мәгълүматлары буенча, татар фильмнары арасыннан иң күбе - «Айсылу» (режиссерлары – Солтан Сөнгатуллин, Рөстәм Рәшитов), «Тапшырылмаган хатлар» (Рөстәм Рәшитов) һәм «Егет сүзе бер булыр» (Илфат Камалиев) фильмнары каралган. Бу хатка «ТатарКино» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Республика кинопрокатының рәсми күрсәткечләре буенча, «Айсылу» фильмы 394 тапкыр күрсәтелгән һәм аны 8781 тамашачы караган. «Тапшырылмаган хатлар»ның 306 сеанста 6029 кеше караган, ә Илфат Камалиевның «Егет сүзе бер булыр» балалар фильмын 233 сеанста 4011 кеше тамаша кылган.

2016 елда “Татармультфильм” студиясендә әзерләнгән «Мирас угы» (режиссер - С.Киатров) мультфильмын 2084 бала караган. «Семейные хлопоты» (режиссер - А.Барыкин) фильмын «ТатарКино» прокаты буенча 1768 кеше караган. Салават Юзеевның «Татарометражкалар»ын – 720, “Котырган меңлек”не 51 сеанста 769 кеше караган.

«Айсылу» фильмының идея авторы һәм продюсеры Алексей Барыкин «ТатарКино» күрсәткечләренә "Тандем", "Парк-хаус", "Корстон", XL сәүдә үзәкләрендә урнашкан кинотеатрлардагы җыемнар кертелмәвен искәртә. Быел җәй көне фильм коммерция кинозалларында да уңыш белән барды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев