Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Татарстандагы ташландык чиркәүдә Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр

Питрәч районындагы ташландык таш чиркәү 1904 елда төзелгән һәм анда Печера Изге Ана иконасы саклаган.

Узган ял көннәрендә Питрәч районының Югары Дәүләтъяр авылында Идел буендагы ачлык турында фильм төшергәннәр. Кадрларны ташландык таш чиркәү янында ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га режиссер ярдәмчесе Лилия Кәлимуллина хәбәр итте.

Төшерү төркеме бу урынны сайлау очраклы булмаган. Ташландык таш чиркәү 1904 елда төзелгән һәм анда Печера Изге Ана иконасы саклаган. Җирле пейзажда ХХ гасыр башы күренеше бар һәм бу урын фильм төшерү өчен кулай булган.

“Сюжет буенча, ачлык вакытында кешеләргә ризык китергәннәр. Кешеләр күрше авыллардан гыйбадәт йортына савыт тотып ипи һәм бәрәңге алу өчен килгән. Савыты булмаганнарга ризык бирелмәгән”, - дип сөйләде Лилия Кәлимуллина.

Массовкада 50 кеше катнашкан. Аларны кастинглардан, белдерүләр буенча җыйганнар. Режиссер махсус ябык кешеләрне җыйган. Шул чор атмосферасын тудыру өчен кием биргәннәр, алты визажист грим салган.


 

Фото: съемочная команда фильма

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев