Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Татарстанлыларны “Зөләйха күзләрен ача” фильмында төшәргә чакыралар

Күмәк күренешләрне 7 октябрьдә Казанда төшерәләр.

Хәзерге вакытта Лаеш районында төшерелүче “Зөләйха күзләрен ача” сериалында күмәк күренешләрдә катнашу өчен актерлар таләп ителә. Бу хакта җырчы һәм алып баручы Альбина Латыйпова үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте.

Рольләргә бары тик ир-атлар гына таләп ителә. “80-90 ел элек нинди кыяфәттә булыр идең, беләсең киләме? Вакыт машинасына эләгәсең киләме? Яз һәм тарихи фильмны төшерүдә катнаш”, - дип язган җырчы. Ул үзе дә мини-сериалны төшерүдә катнашкан.

Күмәк күренешләрне төшерү 7 октябрьдә Казанда узачак. “Ир-атлар кирәк. Бик күп ирләр”, - дип язган Альбина. Гаризаларны җырчының инстаграм директына язарга кирәк.

  • Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча фильмны “Россия 1” телеканалы 11 сентябрьдә Лаеш шәһәрендә төшерә башлады. Чулман елгасы яры буенда зур декорацияләр төзелгән, алар Семрук авылын сурәтли. Кинолентада төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Зөләйханың ире Мортаза ролендә Россиянең театр һәм кино актеры – Рамил Сабитов. Мортазаның әнисе Убырлыны Татарстанның Атказанган артисткасы, РФ Атказанган артисткасы Роза Хәйруллина уйный.
  • Союжет үзәгендә – крестьян хатыны Зөләйха. Аның ире – Мортазаны үтерәләр, ә үзен теплушка-вагонда каторжан юлы буйлап Себергә сөргенгә җибәрәләр. Бу хәлләр XX гасырның 30 нчы елларында бара. Әсәрнең икенче өлешендә сөргендәге кешеләрнең Ангара елгасы буендагы тайгада исән калу тарихы тасвирлана. Төрле милләт, дин һәм язмыш кешеләре кырыс шартларда бергәләп исән калу өчен тырыша.

 

Фото: инстаграм, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев