Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Театрлар Сабан туе Әтнәдә булачак

24 июньдә Әтнәдә XI Театраль Сабантуй уздырыла.

Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 11 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра.

Театраль Сабантуй Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.

«Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә инде, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы.

“Театраль Сабан туе”ның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә, Президент ярдәме белән уздырыла башлый. Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә. Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.

Быелгы бәйрәм 11.00дә башлана.

Барыгызны да көтеп калабыз! Яраткан артистларыгыз өчен җан атырга сез дә килегез!

Фото: http://tinchurinteatr.ru

http://tinchurinteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев