Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

«Туым жондозы» конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты онлайн-күрсәтелә

Гала-концерт 13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә башлана.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «Туым жондозы» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең юбилей гала-концерты узачак. Гала-концертта бәйгенең төрле номинацияләрдәге беренче дәрәҗә лауреатлары катнаша, шулай ук бәйгенең алдагы ел лауреатлары һәм “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчеләре дә чакырулы, дип хәбәр итә оештыручылар.

Мәгълүмат өчен: “Туым жондозы” фестиваль-конкурсы үз алдына керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансамбль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя. Ул унынчы ел рәттән үткәрелә.

Конкурсның жюри рәисе – фольклорчы, сәнгать белеме кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.

Гала-концерт 13 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә башлана. Гала-концерт “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша онлайн-күрсәтеләчәк.

Онлайн өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/152/

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев