Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

«Ут чәчәге»: Кариев театры наркомания баләсен премьера итеп күрсәтә

26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы! Автор – Зиннур Хөснияр, режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов, музыкаль бизәлеш – Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстер – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла.

Әтисе үлеменнән соң Мәликә кырыс чынбарлык белән килешә алмый, күңел тынычлыгына башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый...

«Әсәрнең темасы – наркомания. Режиссер буларак, мин баланың наркотикларны ничек кулланганын күрсәтәсем килмәде. Шуңа без хореограф Нурбәк Батулла белән әлеге процессны бию аша башкарырга булдык. Тату сәнгатендә пәрәвез һәм үрмәкүч сурәте наркоман дигәнне аңлата. Спектакльдә без ул образны кулланып, наркоманияне кеше-үрмәкүч герое аша күрсәттек», - дип уртаклашты режиссер.

Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Абитова, Рузанна Хәбибуллина, Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев, Гөлнара Фазылҗанова, Альбина Гайзуллина, Гөлназ Галимуллина, Фернат Насыйбуллин, Алсу Шакирова, Илназ Хәбибуллин, Алсинә Закирова, Рәис Әхмәтзакиров.

Спектакль 18.30 башлана. 

Фото: скриншо

http://karievteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев