Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү өчен, Кремль урамына мең тонна кар ташыганнар

Казан үзәгендә фильм төшерү 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү өчен Казанның Кремль урамына мең тоннага якын кар алып килеп бушатканнар. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинематографчылар өчен карны Татарстан Милли музее һәм Үзәк стадион, Казан Кремле территориясеннән ташыганнар. Шәһәрне тышкы төзекләндерү комитетында бу карны җитәрлек диделәр. Казанда кар яву да үз эшен башкарган.

Кремль урамында төшерелә торган өзек сигез серияле фильмда иң массакүләмлесе булачак. Анда 150дән артык кеше һәм 30 ат олавы катнаша.

Фильм төшерү 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары юл хезмәте карны төяп түгәчәк.

  • “Татар-информ”агентлыгы шәһәр үзәгендә хәрәкәт 20 февральнең төн уртасына кадәр чикләнәчәк, дип хәбәр иткән иде.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев