Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериалны августта төшерә башлыйлар

Гүзәл Яхина романы буенча телесериалны “Русское” кинокомпаниясе "Россия 1" каналы өчен төшерә.

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча төшереләсе сериал “Зөләйха” дип аталачак һәм аны августта төшерә башлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Русское» кинокомпанисенең PR-директоры Екатерина Воронцова әйтте.

В Татарстане строят съемочную площадку сериала «Зулейха открывает глаза»

Сериалның Татарстанда һәм Уралда төшереләчәге билгеле. Әмма фильмның кайда төшерелә башлаячагы, ягъни, фильм төшерелә башлаган көнне символик тәлинкәнең кайда ватылачагы билгеле түгел – хәзерге вакытта рольләргә артистлар сайлана һәм съемка графигын төзү эшләре бара.

В Татарстане строят съемочную площадку сериала «Зулейха открывает глаза»

Екатерина Воронцова әйтүе буенча, кинокомпаниянең кастинг-менеджеры Казанга килеп театрларда була, спектакльләр карый. Күптән түгел генә ул Камал театрында булып, андагы актерлар составының ни дәрәҗәдә көчле булуына сокланып кайткан. Әмма әлегә Мортаза һәм Убырлы карчык (Упыриха) рольләрен кем башкарачагы хәл ителмәгән.

  • Татар чыгышлы язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча “Зөләйха” сериалын “Русское” кинокомпаниясе "Россия 1" каналы өчен төшерә. Сериалның режиссеры - Егор Анашкин. Сериалда Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкарачак."
  • Фильм Татарстанда Кама буенда, Лаеш районы территориясендә төшереләчәк. Хәзерге вакытта анда сериал өчен Сәмруг авылы төзелеше бара.

Сәмруг авылы төзелеше турында тулырак итеп “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.

В Татарстане строят съемочную площадку сериала «Зулейха открывает глаза»

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X