Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

“Зөләйха күзләрен ача” спектакле “Алтын битлек” фестивалендә катнаша

Мәскәүдәге гастрольләр вакытында спектакль башкорт телендә күрсәтеләчәк.

Башкорт дәүләт академия драма театры Мәскәүдә “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен“Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе һәм фестивале кысаларында күрсәтәчәк. Бу хакта “Татар информ”га театрның художество җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Абдракипова әйтте.

Эльвира Абдракипова әйтүенчә, “Зөләйха күзләрен ача” спектакле яшьләр арасында бик популяр. Шулай ук олы буын вәкилләре арасында да кызыксынучылар бихисап. “Спектакльнең премьерасы бер ел элек узган булса да, бүгенге көндә дә тамашачылар билетларны бер ай алдан алып бетерәләр”, - диде ул.

“Алтын битлек” фестивалендә катнашканга күрә, “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен бәяләр өчен, Башкорт дәүләт академия драма театрына премиянең экспертлары, белгечләре килгән иде. Мәскәүдәге гастрольләр вакытында “Алтын битлек” жюрие спектакльгә бәя бирәчәк дип көтелә. Күптән түгел театр белгече, сәнгать белеме докторы Ольга Егошина да спектакль турында фикерен әйтте”, - диде Эльвира Абдракипова.

Театрның художество җитәкчесе ярдәмчесе әйтүенчә, спектакль үзе башкорт телендә барачак, рус теленә синхрон тәрҗемәсен тыңлау мөмкинлеге дә каралган.

Гастрольләр 4-6 февральдә Мәскәүнең Пушкин исемендәге театрында узачак. Беренче көнне тамашачыга “Зөләйха күзләрен ача” спектакле (Г. Яхина, инсценировка: Я.Пулинович), икенче көнне – “Хыялга каршы” (А.Баймөхәммәтов, А.Ишбулдина) һәм “Шәүрәкәй” (М. Буранголов), өченче көнне исә зур концерт тамашасы тәкъдим ителәчәк.

Фото: Роман Шумнов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев