Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска килгән фотографияләр

"Әни булу - нинди бәхет"

Конкурска килгән фотографияләр

Тәрбиянең иң асылын
ӘНИЕМ безгә бирде.
Ике ул һәм төпчек - мине
Зур тормышка китерде.
Уңган да ул, акыллы да,
Ярдәмчел дә, җитез дә,
Бәйли, тегә, пешерә-
Бар эшкә дә өлгерә.
Шундый әниең бар диеп,
Күпләр миңа кызыга.
ӘНИЕМ биргән тәрбияне
Бирә алсам иде Кызыма.


Алисә Зарипова, Иләбәр



 

Рәхмәтемне сүзләр белән генә
Әйтеп бетералмам мин беләм,
Гомер биреп, сөеп үстергәнсез
Барысы да хәләл көч белән.

Җаннар җаннан аерылган чакта
Теләгәнсең бары изгелек
Бәхетегез булсын дигәнсеңдер,
Каптырганда безгә имезлек.

Тәүфыкъ, хидәятне теләгәнсең
Намазлыкка басып, иелеп.
Сабыр итә-итә яшәдегез
Безгә үрнәк булып,иң элек.

Фәйрүзә Ганиева, Саба.



Бу безнең 1997 елда төшкән фотобыз, иң бәхетле мизгелләребез, чөнки ул вакытта әбиебез, әниебез, минем кайнанам – һәр эшемә сүзе белән ярдәм итеп торучы хөрмәтле һәм кадерле кешебез бар иде. Ул 20 елга кадәр сукыр булды, берни дә күрмәде, шулай да гел ярдәм итәргә тырышты, бик туры сүзле, гадел карчык иде. Аның белән 20 ел яшәдек, аның үлемен бик авыр кичердем, безнең 4 балабызны үстереште, балаларны бик яратты, төпчек кызымның кыяфәте генә түгел, аяк атлап йөрешләре дә гел аныкы, холык-фигыльләре белән дә охшаш балалар таралды. Өйдә икебез генә калдык. Бүгенге көндә сигез оныгыбыз бар. Исән булса, бүгенге тормышның матурлыгына әниебез ни әйтер иде икән дим, чөнки ул исән вакытта өйләргә газ җибәрделәр (авылыбызда), өй газ белән җылытыла башлагач, “Бу дөньяның оҗмахы икән ул”, - дип бик сөенгән иде. Ул 1914 елгы иде. 85 яшендә үлде.

Фирая Мөхәммәдиева, Иләбәр.



 

Ана булу ин зур бэхет икэн,
Ин кадерле кешен балалар!
Елмаюлы карашларын куреп,
Кими кебек жанда яралар...

Мин бэхетле,Ана булу белэн!
Бала назын тоям,яратам!
Бар яшэвем,балаларым очен,
Алар диеп кенэ жан атам!

Эңҗе Муллагалиева, Югары Симет.



 

Кукрәк сөте имезеп
Бишебезне устергән
Алтынчыга бәти кәҗә
Ими сорый әнидән.

Рүзилә Ганиева, Байлар Сабасы



 

Кызлы әни бәхетле, дип,
Әйтмиләр юкка гына..
Әниләрнең хәлен аңлый,
Бары тик кызлар гына..

Җанга рәхәт кызлы булу,
Һәр бер хатын- кыз өчен.
Бәхетле булса кызлары,
Зур шатлык ана өчен!

Дилә Шагабиева , Кызыл Мишә.



Минем әни - Шәмәрдән лицеенда физика фәнен укыта

 Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Азалия Байкова ,

1 в сыйныфы укучысы,Шәмәрдән бистәсе



 

Әниемнең шук баласы булып
Үсеп җиттем шушы дөньяда,
Йөзеннән елмаю китмәсен дип
Мин тырышам әле хаманда.

Кулымда ничә еллык фотосурәт,
Миңа инде егерме бер,
Үткәннәрне саклау бары кирәк
Әни син бит миңа бердәнбер.

Рәхмәт әни барсы өчен дә,
Олы тормышка син әзерләдең,
Кояшым син тормыш күгендә,
Озата бара киңәш, сүзләрең.

Күпме еллар инде үтелгән
Күпме авырлыклар күрелгән,
Синең алда Әни зур хөрмәт,
Тормышыңда булсын бәрәкәт!!!

                                                                                          Лилия Ахмадиева , Көек.



Шатлык  өсти безнең тормышларга,
Сабыйларның җиргә тууы.
Иң зур бәхет гүзәл затлар өчен,
Бу дөньяда әни булуы.

Алинә Госманова, Эзмә.



 

Бәхетлеме ,диеп сорасагыз,
Җавап бирәм :"Әйе,бәхетле!"
"Әнием",дип торган өч балам  бар,
Үзем таптым иң зур бәхетне!!
Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыенның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага

Әни булу бәхетеннән ходай,
Аермасын иде беркемне.
Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,
Булсын иде һәрчак сөйкемле.

Ләйлә Муллагалиева , Югары Симет.



 

                        

Бәхет ул — ана булу
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Шул исемгә, чын мәгънәдә, тугъры калу.
Сабыеңны биләүләргә биләп салу.
Белгән бишек җырларыңны көйләп алу.
Бәхетнең иң зурысы ул — Ана булу!
Нәниеңнең бармакларын учта тою.
Иң соң ятып, кояштан да иртә тору.
Бала исе килә торган керләр юу.
Хатын-кызның төп бурычы — Ана булу!


Инсаф Муллагалиев, Югары Симет.



-    Исәнме әнием, хәлләрең ничек? Олыгайдың, картайдың шул. Бар иде синең яшь чакларың... Тыйнак, эшкә уңган түбән оч әби Гөлбану һәм үтә җор телле, заманында колхоз рәисе булган Ахунҗан бабайның бердәнбер кызы булып тугансың син. Әби – бабайның сине иркәләп үстерергә вакытлары да булмагандыр, чөнки хезмәтнең авыр чорлары.
Син дә яшь көе, 7 класс белем белән хуҗалык эшенә чумгансың. Ул чорлардагы күмәк эшләр – яшелчә бакчасы, чөгендер басуы, ындыр табагы, яфрак җыйнау, кукуруз басуыннан печән җыеп көлтәләү, кул белән сыер группаларын савулар – бар да син үткән сукмаклар әнием! Тормыш шулай дәвам иткән, үсеп буйга җиткәнсен. Әти белән гаилә корып, без – 5 бала дөньяга килгәнбез. Бөтен җиһанга ямь бирүче, елмаюларың белән безне иркәләүче, җылы карашларың, акыллы фикерләрең белән безгә туры юл күрсәтуче булдың ӘНИЕМ!  

Дөньяда мин бәхетле
Бар бит ике әнием.
Хәзер үзем дә әни
Үсә ике бәбием.

Венер: Бәйрәмең күркәм булсын
Әй, сөекле газиз әнкәй!
Сине бик тә яратабыз
Абый һәм мин, әткәй.
Сабыр, тыныч холыклы
Ике балага тормыш биргән.
Бәхет- тәүфик тели – тели
Күкрәк сөтен имезгән.
Һәрвакытта ягымлы
Ихтирамлы булыйк без.
Әниләр барында кояш күк
Булыр гел тормышыбыз.

Финә Сабирзянова, Яңа Мичән.



 

Кочагыңа сыймасамда, йөрәгеңә әнкәй сыярмын.

И сабыем!

Әни кочагынын,

Кадерләрен әле белмисен...

Әниемнең йөзләрендә сырлар,

күңелендә күпме яралар...

Тик бер теләк телим...ялварыплар

Игелекле булсын балалар.

Раушания Шамсутдинова, Саба.



 

Әнием кочагында бар дөнья да тугәрәк!?

Гөлия Хадиева, Байлар Сабасы.



Ана булу нинди бөек исем,
Ана булу изге дәрәҗә,
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.

Рузалия Давлетшина,Татар Икшермәсе.



Бу фотода иң олы йөрәкле ,сабыр ,балаларын укытып Кеше итү өчен ут йотып яшәүче әниләр.


Венера Шәмсетдинова , Шәмәрдән.




Әнием куз нурым!
Син минем йолдызым,
Гел якты бируче
Син минем кояшым!

Йөрәген "балам" дип
Тибә бит һәрвакыт,
Мин аны әнием
Сизәмен һәрвакыт!

 Гөлшат Рәшитова, Байлар Сабасы.



Кулларымнан килсә, иң бәхетле
Кеше итәр идем сине, әнием.
Тылсым көчләренә ия булсам
Басар идем җанын әрнуен.

Купкә тузгән сабыр йөрәгенә
Салмас идем кайгы-борчулар.
Яңнарыннан һич тә китмәс идем
Чакырмаса барасы юллар.

Бала куңеле тугел далаларда
Кунел һаман синең янында.
Барлык изгелеген өчен, әнкәй
Башым иям синең алдында!


Алмаз Фәйзрахманов, Сабабаш.



Әни...Бары тик өч хәреф,әмма шул өч хәреф үз эченә күпме наз, мәхәббәт, сабырлык сыйдырган. "Әни" дип эндәшә алу - үзе зур бәхет ул.Без- дөньяда бик бәхетле балалар, чөнки янәшәбездә безнең өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыкларыбызны уртаклашучы, кочагына сыенганда : "Кызым, йөрәк җимешем!" - дип иркәләп эндәшүче газиз әниебез бар.Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Әнибез безне (ике апаем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ярый әле, әнием, янәшәбездә син бар! Көннәребез син булганга аяз, төннәребез ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең."Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгандыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!


Ана мәхәббәтен тиңләп булмый,
Җир йөзендә бөтен байлыкка.
Эчкерсез һәм иң чын сөю белән,
Тик аналар гына ярата...
Ана мәхәббәте - көчле сөю,
Ана мәхәббәте - саф чиста.
Йөрәген да алып бирер булып,
Тик аналар гына ЯРАТА!


Алинә Фәйзетдинова, Көек.



Тау битендә әнкәй җиләк җыя
Кулларында -алсу чиләге .
Чиләгендә кызыл җиләген дә
Үзем дә бит җирнең бизәге.
Талгын җилләр үбә җиләкләрен
Яфракларын читкә этәреп.
Ачуларын әйткән төсле була
Күлмәк итәкләрен күтәреп.
Алсу чиләген дә, җиләген дә
Алсуланып калган йөзләрен.
Күкнең зәңгәрлеге төшкән төсле
Төсен югалтмаган күзләрен.
Тау битеннән әнкәй җиләк җыйган,
Җиләкләрдән тулган чиләге.
Кызыктырып күзне камаштыра
Чиләгендә кызыл җиләге.


Илсинә Яруллина, Иләбәр.



Тәбрик итәм әни бәйрәм белән
Сәламәтлек телим алтыным!
Бирер идем синең  йөрәгеңә
Яңа яуган карның аклыгын.
Балам кайта диеп һәр атнада
Пешерәсен әни тәм-томны,
Нур бөркелсен һәрчак безнең йорттан
Сүндермичә яшә утыңны.
Ничә генә яшьтә булсамда мин
Тоеп яшим әни җылысын.
Тик исән бул Әни, мең яшә дип,
Рәхмәтемнең әйтәм олысын.  
Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
"Бисмилләһ" дип син шатланып уян,
Гомереңнең һәрбер таңында.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә,
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә..!!!


Безнең өчен иң кадерле кешебез, безнең мәңге сүнмәс кояшыбыз, тормышыбызның маягы , дөньядагы иң газиз, иң якын кешебез – Әниебез Шарифуллина Фирдәгөл Расих кызы бәйрәмең белән.

Динә Шарифуллина, Югары Симет.





 



“Минем кызларым өстендә
Алъяпкычлар, күлмәкләр.
Үзем теккән, үзем чиккән,
Искитмәле бизәкләр.

Җан җылымны биреп чиктем,
Яулыкларның читләрен.
Кызларыма шатлык бирсен
Минем шушы  эшләрем”, -     

      
 дип, безнең уртабызда  6  балага гомер биргән газизләрдән газиз әниебез, Олы Кибәче авылында  яшәүче  Садыкова  Маһирә басып тора.  Барыбыз бергә җыелганда әнидән дә бәхетле кеше юктыр, мөгаен.  Янәшәбездә әниебез   булу – безнең өчен дә зур бәхет!!!
                    
                                                   

Рушания  Хафизова, Урта Нырты.



Иң рәхәт чактан- әни кочагыннан, әни тәрбиясеннән мөстәкыйль тормышка аяк баскан тәүге көнем... туй көнем истәлеге…Мөстәкыйль тормышка чыккач та, әни ярдәменнән, әни киңәшләреннән, әни кулларыннан башка яшәп буламы соң дөньяда!? Әниләр безгә һәрчак, һәрвакыт кирәк, исән генә була күрсеннәр!


 Гөлназ Нигъмәтҗанова, Байлар Сабасы



 



Әниебез Тимербаева Әминә Садыйк кызы,1940 елның 7 июнендә дөньяга килә.Сугыш елларынын бөтен авырлыкларын күреп үсә ул.1960 елны әтиебез белән кавышып,биш балага тормыш бүләк итәләр.Бүгенге көндә әниебез 4 баласынын,кияү- киленнәренен,10 оныгынын,2 оныкчыгынын кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.Әниебезгә әйтәсе теләкләребезне шушы шигырь юллары аша житкерәсебез килә.

Балакаем дия ,дия,                    
 Чәчләремнән бер үбеп.             
 Җитәклә әле әйдә мине,                    
  Балачактагы кебек.                             
   Елмаеп яшь чакларынны,                   
       Искә ал син үзен дә.                    
    Якты,матур хатирәләр,            
      Яңарсыннар күнелендә.           
            Җитәклә әле әйдэ мине,                        
   Гомер үтә шул димә .                               
      Әй әнкәй яшәртеп сине,                 
          Сабый буласым килә.                
     Кулларымны синең кулдан,                     
           Алмас идем гомергә.                        
        Бишек җырынны да әнкәй,                        
       Җырла әле бер генә.                        
        Нинди бәхет,нинди рәхәт,                      
          Әнкәем син янәшә.                               
    Бирсең ходай озын гомер,                              
    Яшә, әнкәй,мең яшә!

Гөлия Фархуллина,



Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, әни!!!


Айгөл Фазылова, Байлар Сабасы.



Әни, әнкәй, әнием -
Нинди матур бу сүзләр.
Бик күп нәрсә хакында
 Безгә алар сөйлиләр.
 Әни, әнкәй, әнием -

Минем өчен иң зуры.
Шушы сүзләрнең нуры.


     Әни! Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз. Яшь баланың авызыннан чыга торган иң беренче сүз ул! hәр әни үз баласын кешеләр белән сөйләшергә, олыларны ихтирам итәргә, тәрбияле, акыллы, тәртипле булырга өйрәтә. hәр әни үз баласын кешелекле булырга өнди. Баласы юлда булса, төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы да ул — әни! Ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Ана белән бала арасындагы керсез мәхәббәт табигать бар иткән иң бөек хис ул.
   Әни кешенен мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары белмәгәне юктыр бу дөньяда. Ана йөрәге иң тугрылыклы сизгер йөрәк. Балага булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми, сүрелми. Баласының язмышына кагылышлы бер генә нәрсәне дә ана йөрәге ваемсыз үткәрә алмый. Безне, якты дөньяга килгән мизгелдән алып, әниләрнең күнел hәм кул җылысы озата бара. Аналар сөенечләреннән кояш кебек балкып торган нарасыен — йөрәк җимешен, үчти — үчти итеп, түшәмгә чөя, әле сабыенын битеннән, мангаеннан, тәпи очыннан үбеп ала.
  Әни! Нинди матур сүз бу. Кеше уз гомерендә аңа ничә кабат әйтә икән?! Әйткән саен ул сүз яңа мәгънә алып килә. Бу сүз hәрвакыт йөрәкләрдә.
  Уеннан башканы белмәгән сабыйлар да, тормыш кичергән чал чәчле өлкәннәр дә Ана назына, аның мөлаем карашына мохтаҗлар. Әнигә мәхәббәтен никадәр тирән булса, тормышын да шулкадәр шатлыклы hәм яктырак уза.
 Әниләр безгә авыр вакытларда булыша. hәрбер адымыбыз белән кызыксынып торалар. Без әниләребезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз. Аларга бездән рәхмәттән башка сүз юк.  


Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә;
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
 Рәхмәт яусын барысы өчен дә.


  Безнең иң кирәкле кешеләребез алар. Ходай аларга озын гомер, бәхет, шатлык бирсен, Беркайчан да бала кайгылары күрергә язмасын аларга. Сез безгә hәрвакыт hәм hәркайда бик кирәк! Без сезне яратабыз!

Илзат Гатиятуллин , Кызыл Мишә.



Яңа тормышка аяк баскан көнемдә әнием белән.Бу көн әнием өчен дә,минем өчен дә бәхетле дә,моңсу да иде...Әниемнең җылы кочагыннан китү моңсулыгы иде бу.Әнием мине шушы яңа гаилә тормышыма хәтле,кулыннан җитәкләп диярлек алып барды.Башта мине назлы куллары белән җитәкләп балалар бакчасына йөртте,аннары мәктәпкә 1класска алып барды.Мин мәктәпне бетергәч, Казанга укырга киткәндә,елый-елый озатып калды.Атна саен тәмле ризыклар пешереп озатып кала иде.Яңа тормыш башлаганда да,ак бәхетләр,изге теләкләр теләп,ап-ак күлмәкләр киертеп,озатып калды мине әнием - изге фәрештәм!Уйлап карасан,күпме көч,күпме игътибар керткән бит әни минем өчен.Бүген дә ул гел безнең өчен борчылып,безне гел кайгыртып яши.Инде менә хәзер үзем әни булсам да,мин hаман да синең кечкенә кызчыгын әле әни,синен киңәштән,ярдәмнән башка бер эшем дә барып чыкмас кебек.Мең рәхмәт сиңа, әниебез, барысы өчен дә!Син таянычыбыз,киңәшчебез.Шатлыкларыбызны да,борчу- мәшәкатьләрне бүлешергә дә сиңа сыенабыз, әниебез!Әтиебез белән тигезлектә,бәхеттә,муллыкта яшәргә язсын , әниебез!


Кулларыңны алам кулларыма
Әни ,син бит миңа бик кирәк!
Озын гомер ,сэламэтлек теләп
Чэчлэреннэн убэм иркэлэп.
Бар булганым... Син булганга гына,
Вакытында бирдең киңәшең,
Гомерем буе синең сүздән чыкмый,
Рәхмәт укып гомер итәрмен.            
Һәйкәл куяр идем Әниемә
Исемнәрен язып алтыннан...
Шөкер Аллам! Әнием! дип сагынып,
Көтеп алыр газиз кешем бар!!!

Римма Шакирова,Сатыш.



Бу фото 1996 елгы июль ае. Әтинең кулында (куенында) мин. 15 июль көнне проценты печәне биргән көнне туганмын. Әнигә 29 яшь. Олы апамны 25 яшьтә алып кайткан. Быелгы закон ул елларда чыккан дип уйласак, 150 мең сум акча шалт әни кесәсенә... (шутка). Ә хәзер фото астына комментарий:


Без үскәндә үcкән идек
Тал тамырлары кебек
Yсеп җиткәч таралыштык
Кош балалары кебек.
Апайларым кияүдә,
Мин дә Казанда укыйм.
Ялгыз калгач сагынып
Бергә вакытларны, сабый чакларны, рәхәт вакытларны уйлыйм.

Зарланмыйм, хәзер дә бик рәхәт. Әтиебез-әниебез исән-саулар, Аллага шөкер! Каршы алалар, озатып калалар. Мин кайтуга апайлар, җизнәкәйләр, кечкенә 5 айлык энекәшне алып, күчтәнәчләр төяп килеп җитәләр. Бик күңелле яшибез. Әниләр көнендә генә түгел, бездә һәрвакыт бәйрәм, Аллага шөкер! Алга таба да шулай яшәсәк иде, Алла бирса! Илләр, еллар тыныч булып, барыбыз да исән-сау булып, матур, бәхетле, тигез тормышларда яшәргә язсын.

Гөлфинә Тимергалиева, Өтернәс.

 

 



Сиринә Хәбибуллина, Кече Кибәче.



Ноябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көтәм.
Чөнки,ихлас күңелемнән
Әнине тәбрик итәм.

Ана - нинди бөек исем,
Ул бит мине тудырган.
Безгә яхшы булсын өчен
Бар шартларны булдырган.

Без тәмле ашасын өчен,
Матур киенсен өчен.
Безнең әни беркайчан да
Кызганмый үзенең көчен.

Ул үзе утыз-җиде ел
Нурлый якты дөньяны.
Әни-безнең кояш кебек,
Бик яратам мин аны!

Энемне дә,әтине дә
Ул гел кайгыртып тора.
Кайчан ямьсез кылансак та,
Гел яхшылыкка бора.

Сабыр үзе,тик,тәлапчан,
Һәрбер сүзен тыңлыйбыз.
Ни әйтергә теләгәнне
Без кузеннән аңлыйбыз.

Әби белэн бабайны да ,
Әни бик хөрмэт итә.
Бик җитез ул,бөтен эше
Һәрчак җиренә җитә.

Балалар бакчасында да,
Өйдә дә гел өлгерә.
Үзбәкчә тәмле пылаулар,
Тәмле тортлар пешерә.

Тегә,чигә-ул гомумән,
Кул эшләрен ярата.
Бик унган улбик ярдәмчел
Һәр кешегә карата.

Минем әнием-Рамилә,
Белмәсәгез, белегез.
Аның белән танышырга,
Сез кунакка килегез!

ӘНИ, мин сине кочаклап,
Бәйрәмең белән котлыйм.
Синең яхшылыкларыңны
Мин беркайчан онытмыйм!

Синен тавышыңны ишетми,
Торалмыйм мин бер көн дә.
Ятим булып яшәүләре
Язмасын ла беркемгә?!

Әтием белән бергәләп,
Мәңге балкып яшәгез.
Без бит сиңа горурланып,
ӘНИЕМ дип дәшәбез!


Камилә Әхмәтова, Кызыл Мишә.



Иң матур әни.
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре,иң сылуы.
Нинди бәхет-
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни,һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше-
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп,
Көлеп йөрсен
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!

Энҗе Шарипова,Сабабаш.



Әниемә тапшырылмаган хат

  Файзханова-Мөхәммәдиева МаҺитап Файзхан кызы истәлегенә


  Исәнме, кадерле әнием! Әни менә җибәерелми калган хатмы буген язып бетереп Сиңа салмакчы булам. Әни, ничек хәлләрегез? Ничек яшисез? Мин әзерләп калдырган ризыклар малларга җитәме? Күршеләр ничек яшәп ятарлар? Туганнарга, дусларга   күп сәламнәр.
 Әни без монда исән-сау укып һәм яшәп ятабыз. Төрле халыклар. Мин зам.староста, 14 кешедән безнен группада 9 милләт вәкиле. Төрле дөньяга караш, төрле тәрбия. Иртән торырга яратам өйдәге кебек . Ике кыз безнен яндагы паркта һәр көн йөгерәбез. Дәресләр сәгать иртәнге 8 дән 3кә кәдәр. Буш вакытта музей, театр, концертларга барырга тырышабыз.
  Әни, без синен белән бер җан кебек. Мин синең аз гына авыртканыңны да тоям. Озакламый кайтырмын. Мин бит сине беркайчан да калдырганым юк. Менә бу китүне дә, апай бала белән кайтып торам диеп әйтмәгән булса, мин бармаган булыр идем, нинди дәрәҗәле уку булса да.
 Әни син сөйләгән барлык истәлекләр күз алдыннан үтте. Син нинди тулы, бай, данлыклы,тырыш, хезмәт сөючән гаиләда үскәнсен. Ишмөхәммәт бабайнын  төрле игеннәр үскән күпме җирләре булган! Ул данлыклы тары, арыш, бодай, борай басулары...  Анда җырлаган такмакларны елмаеп искә алам. Әбиен бу дөньяны куйгач, ничек син зур мендәрне (сиңа анын истәлеге итеп биргәч), тузанлы юлдан тартып алып кайткансын. Синен әтиеннең совет чоры башлангач – үзләренен күп чабышчы атлары белән поҗарный ачулары – бабаларыбыз чор үзгәрешләрен тоеп яшәгәннәр. Ул чабышчы атлар Сабантуйлар җиткәндә уйнаклап торалар иде диеп сөйләүләрен искә төште, Сарытауда беренче татар Сабантуен уздыруда каткашканда. Татарларны атсыз күз алдынада китереп булмый бит!
 Әни без монда кәбестә, бәрәңге, кишер басуларында эшлибез.  Алдынгыда бара безнең группа. Шушы басуларда эшләгәндә 10 яшеңнән синең  (Яна Сон) Парный басуларында Бәдәр-чибәр җинги белән урак урганны сөйләгәннәренне искә алдым. Син кечкенәдән бик тырыш булгансын. Парный тауларыннан атларыгызга ташыган суларың күпме булгандыр? Эшнең төрлесен эшләргә туры килгән, әни, сиңа. Әле Маһирә сенлеңне дә укытырга булышкансың (миндә ана карап укытучы һөнәрен сайлаганмындыр ахрысы). Үзеңә искечә генә укырга туры килсә дә, Әни син  халык университетын бетергән кебек белемле иден. Яшүсмер чакта нинди генә колхоз басуларында әшләргә туры килмәгән сина: урман кисү, кап сугу  Марзия, Разия иптәш кызларын белән. Ул каплардан су да акмаган; Агробас, Пятилетка, Берсут басуларында... Мондагы кибәннәрне күргәндә – син сөйләгән җир туңганчы колхоз басуларыннар кайтып керми идек ди иден, сулар каткач кына кайта идек диеп сөйләден, бозлы сулар белән битне юып ничек суыклар тимәгән? Шамсурый сенлен турында да еш искә ала идең. Ул бик тырыш иде, колхоз рәисе иде диеп. Мине гел шул сеңлең белән чарыштыра иден. Нык булгансыз – алдагы матур киләчәккә ышанып яшәгәнсез!
  Ләкин тормыш бер урында тормаган, вербовка белән нык яшьләрне СССРның төрле почмакларына эшкә җыйганнар. Син дә бу ил чакыруыннан калмагансын. Шәмәрдән станциясендә вербовщигыгыз акчаларыгызны алып качкач – булачак әтием ярдәмгә килгән. Аллаһ Тәгалә сезне юкка гына кавыштырмагандыр. Берегез матур, икенчегез батыр булган. Бергәләп гаилә корып  - Сез Уралда чуен юлда шпаллар салгансыз, Донбасс шахталарында бергәләп кумер чыгаргансыз. Ул вакытта украин, татар, рус һәм башка милләтләр вәкилләре бер берсе белән ярдәмләшеп дус, тату яшәгәнсез. Украин хатын-кызлары кечкенә баладан алып- олыларга хәтле бар киемнәрне  дә матур итеп чигеп киертә иде диеп сөйли идең. Син дә кул эшләрен бик күп белә иден. Безгәдә тегү, чигү, бәйләүләрне өйрәттең. “Саба дулкыннары” конкурсларында лаеклы урыннар алдың. Ул син суга йөргән урамнар, җиләк-җимеш агачлары арасыннан баруларын күз алдына килеп баса. Ничек вакытларың җиткәндер ике кызны карарга, өйне пөхтә итеп тотарга, эштән калмаска.
 Сугыш җилләре  исмәсә, сез аннан китмәгән дә булыр идегез. Ләкин әтиебез дөрес карар кабул иткән. Шахтерлар бригадасы белән  руслар, башкорт, кытай, башка милләт вәкилләре белән дус яшәгәнсез. Татар халкы кая гына таралмаган, нинди генә эшләрдә эшләмәгән!
  Әни, әти сине дөрестән дә каты яраткан. Балаларының Әнисе булганга күрә каты авырта башлагач, Сине Ерак Сахалин җирендә калдырмаган – үзенен яраткан туган төбәге Сабага алып кайткан. Матрослар: “Хатының терелми инде, 40 градус температура белән авырта, балыкларга гына калдыр” дисәләр дә, әти сине алып кайтып җиткерә, терелтә алган. Әгәр әти шул вакытка дөрес карар кабул итмәгән булса – без дә – сезнең 6 кызыгыз бу дөньяга килмәгән булыр итек бит.
Ләкин сөенечле кайту озакка сузылмый – сугыш башлана. Сез шундый авыр елларда да бер-берегезгә терәк булгансыз. Япон сугышында, шахта җәрәхәтләре төзәлеп бетмәсә дә – әтиебез өч авылга тимерче булып эшләгән. Авыр булса да сыер асрагынсыз, ару-талуны белмичә басу-кырларда, сложный молотилкаларда эшләгәнсен.Тамаклары туймаган, өстләренә кием булмаган, әтиләр ясап биргән чабаталар Шәмәрдән станциясеннән икмәк тартыр алып төшкәнче аяк тиресе канга хәтле уелып бетә иде идең. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшли идек диеп сөйләгәннәрен һаман да колакта янгырый. Сезнен куллар белән урган икмәкләрсез Бөек Җиңү булмаган булыр иде.  Әни Сезгә исән калганнар исеменнән, синен исемең дә барлык әниләргә баш иябез!
 Ә сугыш вакытында сезнен балалар безнен абый-апайларыбыз күпме күргән? Сез басуда эштә булганда, 3-4-5 яшьлек сабыйлар - Сугыш елы балалары,  үзләре генә калалар диеп сөйли иден. Аларда үз җилкәләрендә  сугыш җилләрен тойганнар. Ачлык, ялангачлык, суык өйләр – ә горур татар халкы үз җилкәсендә олысы да-кечесе дә җинеп чыга! Күпме сабыйлар авыр хезмәтне күтәргән әниләрне дөньяга килеп кенә китә. Синен дә Корбанбикә кызын – безнен апаебыз 40 көннән сән дөнья куя!
  Сугыштан сон да Сез күп авырлыклар күргәнсез. Ләкин сынмагансыз, сыгылмагансыз! Сабада әтиебез белән колхозда эшләгәнсез. Карл Маркс исемендәге колхоз амбарында охран торгансың, больницаларга траншеялар казып сулар керткәнсез. Әни син үстергән кәбестәләр, яшелчәләр күргәзмәләрдә торган. И хәзер булсаң Әни Синдә  авыл хуҗалыгы алдынгылары рәтендә булыр идегез! Сезне алда без – балаларыгыз баш иябез!  
  Әни-әти Сез безне үстерер өчен күп тырышлык куйдыгыз! 10 бала табып (икесен югалтып, берсен Сахалинда калдырып) 8 баланы тәрбияләп, күңел җылысын биреп үстердегез. Укытып, аякка бастырдыгыз, фатихагызны биреп 6 кызны тормыш юлына кертеп җибәрдегез. Күп - алты киявегез Сезнен белән Әни горурландылар. Алар исеменнән дә, онык-оныкчыклар исеменнән дә Зур рәхмәт  Әни сиңа! Әни син иң хөрмәткә лаек Герой-аналарнын берсе идең. Байлар Сабабызнын күрке – матур, гадел, пөхтә, чиста, унган, булган, әш сөючән, хөрмәткә лаек Зат – шәхес идек. Күп кенә сабалылар сине һаман да хөрмәт белән искә ала.
 Синен бакчада үстергән матур хуш исле чәчәкләрең бүгендә күз каршында. Синең табигать яратуың, әтиебезнең тальян гармунда уйнап, синен күп җырлыр көйләвен, иҗат иткән күп шигырьләрең миңа да иҗатка көч бирә иде. Син безнен барыбызны тормышны сөяргә өйрәттен. Авыр чакларда нык булырга, башны өскә күтәреп җиңеп чыгарга өйрәттегез!
   Әни синең чисталыгыңа, пөхтәлегеңә сабалылар шакката иде, халыкнын абруен казандың. Синен тәмле пешергән ашларын, татлы, туклыклы, гел җылы ризыкларын тәме һаман саклана. Күршеләрне, кергән мосафирлардан ризакларын белән сыйлый иден. Юмарт иден. Үз яхшылыкларың үзеңә күпләп кайтсын иде.   Әни, син әти безнен арадан киткәндә 65 яшь генә иден. 45 ел матур, тату тормыш кичердегез. Беркайчан да бер-берегезгә авыр сүзләр әйткәнне ишетмәдек. Бер-берегезне хөрмәт итеп яшәдегез. Дөрес, дөнья булгач төрле чаклар булгандыр. Ләкин Син безгә, дөрес тәрбия бирә алгансың – олыларга олы, кечеләргә кече итеп карый белдек. Әтине, 10 яшендә әти-әни назыннан калганы өчендер, бик  хөрмәтләп тордын, син тәрбия аша бездә аны хөрмәт иттек.
Әни, синен җылы безне назлаган җылы кулларыннын назы, күк зәнгәрлегендә матур сөйкемле күзләрен, арыш төсендәге калын толымнарын күз алдында. Әтием сина тикмә генә гашыйк булмагандыр. Син татар халкынын ин матур кызларыны берсе булгансындыр.Ә инде Син горур, кулыннан бар әш килә торган - әтиемә гомер буе турылык сакладын.Гомумән татар егетләре шундый булырга тиеш бурландыр. Әтиебездә бит үз гаиләсын узе тәрбияләп устерде. Гомумән Әни-Әти Сезгә исән чакта һәйкәл куярлык иде.
 Бәхетле, моңсуланган көннәрдә дә без үз әниләребезне искә алабыз. Безнең яннан китсәләр дә, алар безнен янда. Рухлары атнакич, җомга көннәрне кайта диеп дөрес әйтәләрдер. Әни безгә күркәм сабырлыклар теләде. Ник болай әйтә диеп аптырый идем. Әниләр яннан киткәч кенә анлыйсын икән бу сүзләрнен тирәнлеген. Күнел нечкәлекләребездә безгә әниләрдән күчә дер. Кунел туган чакларда җылыйбызда, җырлыйбызда, моңнар да  - Әниләрдән  күчкәндер.Тормыш давылларына бирешмәскә Әниләрдән килә бу көч тә. Һәрберебезгә Әниләр бер генә. Ләкин кемдер бу дөньяда 1 бала үстерсә, безнен әниебез 10 табып, әтиебез белән, үз көчләре белән 9 бала тәрбияләп устерә. Мондый Әниләргә исән чакта Һәйкәл куелырга тиеш. Аларга  инде медальләр исән чакта бирелмәсә дә – Ана даны медаленә лаеклы кеше иден. Алар бөтен гомерләрен эш белән беррәттән бала тәрбияләүгә багышлаган. Авыр чакларда көенеп, янып, шатлыкларга, унышларыбызга сөенеп яшәделәр. Бер кайчан елаганнарын күрмәдек. Дөрестән дә, әниләр һәр беребезгә иң якын кеше. Ләкин безнен әни кебеге җырдагы кебек, берәү генә.
  Әни, белгән догаларыны гына өйрәтеп калмадын, үзеңнән соң үзенә дога кыла торган балалар калдырдың. Синен рухына кылган догаларыбыз, укып чыккан Коръәннебез сина дога булып ирешсен. Урыннарыгыз җәннәттә булсын. Безгә. якыннарына, кешеләргә иткән синен изгелекләрен күпләп үзенә кайтсын. Исән чакта әни иң матур киемнәрне, тәмле ризыкларны сина алып кайтырга тырыштык. Синен яхшылыгын, Әнием  - алтын бөртегем, санап бетергесез. Рухларың шат булсын, тыныч бул – син гел безнен күңел түрендә Син. Иткән яхшылыкларың чиксез, барлык яхшылыклар Синнән ӘНИ. 3 кыз үстергән әниләр җәннәткә керә диелгән китапта, Әни син 9 кыз табып. 7 кыз тәрбияләп үстерден. Икелә-өчләтә артыгырак – Аллаһ Тәгалә үзе биргән сиңа бу зур байлыкны.
Без аның белән горурланабыз, яратып кына искә алабыз, Ул балалары, кияү, онык-оныкчыклары күңелендә мәңгегә якты нур булып кереп калыр.
Онык-оныкчыкларың, кияуләрең, кызларың Миңниса, Рамия, Венера, Суфия, Рузия, Нурзия исеменнән кече кызын Розалия Мөхәммәдиева. Әниебез истәлегенә бу язманы язып чыксагыз күк әниләргә үрнәк булыр иде, без бик ихтирамлы булыр идек.
Урыннарыгыз җәннәттә булсын.


 29 ноябрь 1990-2015 ел  Сарытау-Байлар Сабасы

Розалия Мөхәммәдиева, Байлар Сабасы.



Әниләр, мәрхәмәтле безнең әниләр.

         Тормыш мәшәкатьлэре, куанычлары белэн мавыгып,  күңел турендәге иң назлы хисләрне  без әниләргә әйтеп тә  җиткермибез.
         Без, гомер юлыннан атлаган саен, «ин яхшы эни» безнен әни булуга инандык.  Әни ул зыялыгы, житезлеге, сабырлыгы белэн безгә урнәк булды. Сап-сары итеп юылган агач идәннәр, актым чишмәсендэ чайкалган ап-ак керләр, крахмаллап, тип-тигез итеп күмер үтүге белән шомартып тәрәзәгә эленгән пәрдәләр, горләп утыручы чәчәкләр, алма бакчасы, кышкы салкын кичләрдә ак тукымага  җан өреп чигелгән чәчәкләр, гобердәтеп пешерелгән ризыклар… боларнын барысында әнинең  назлы куллары  башкарган.
       Могаен,  Сабан-туйда да, ин матуры  безнең  әни  булгандыр: зифа буена шәмәһә кулмэген бигрэк килешле итеп тегеп  бирәләр иде.
      Әни  безне хезмэт итеп яшәргә йорәтте, тормыш юлында килеп чыккан хаталарыбызны кичерә белде.  Инде без күптән чәчләребезгә чал кергән ата –аналар булсакта, әни безне сакларга, якларга тырыша. Әнигә кызларын кияүләре кәдерләп бетермәгән кебек, киленнәре улларын хәстәрләп бетермәгән кебек тоела. Ул безне кырыс начальниктан да, буйсынмаска чамалаган хезмәткәрдән дә сакларга тырыша. Әни оныклары имтихан бирәсе конне  тоннән торып нәфел намазларында оныкларына тел ачкычлары сорый.  Торле тобэклэрдэ яшэуче балаларына, оныкларына, әни әле  буген дэ  ярдэм иту юлларын таба.
         Әниләргә назлы сүзләребезне әйтергә, балалыгыбыз, шуклыгыбыз белэн упкэлэткэн булсак, кичерүләрен сорарга  соңга калмасак иде....

         
        
Оркыя Балтачова, Явлаштау.



Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

                    

     Ахатов Ислам. Мишәбаш.



 

 

Гаилә альбомындагы әлеге фоторәсем 1997 нчы елда төшелгән. Күпме  еллар узган. Абыебызның инде үз гаиләсе бар. Ә минем игезәгем бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә.
И әнием! Ничек рәхәт синең кочагыңда. Ә синең йөзеңдә шатлыклы елмаю... Димәк, син бәхетле, бик бәхетле, ӘНИЕМ! Шушы бәхетле елмаюың бүгенге көндә дә яшәвебезгә ямь өсти. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

Фәнзилә Хафизова, Урта Нырты.



 

Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш
Әнием кочагында.
Купме нур һәм җылылык бар
Куңеле учагында.
 Әниемнең кочагы
Изгелекләр учагы
«Балам»  диеп назлап сөеп
Ярат,  ярат син тагын.

Рушан Фәтхриев, Юлбат авылы.



Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кадерләп үстергән мин синең җимешең,
Куеның — гөлбакча, назлы җил — сулышың.
Инде буй җитсәм дә, мин сиңа сабыймын,
Күңелең назларын күзеңнән таныймын....

Альбина Фәтхриева, Юлбат.



Кояшның яктылыгына
Торасы юк аптырап.
Әниемнең нурлы йөзе
Кояштан да яктырак.


Фәнзилә Ганиева,Саба.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев