Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

ЕЛМАЮ БҮЛӘК ИТӘМ

Хөрмәтле укучыларыбыз! Киләсе атнаны бөтен дөньяда билгеләнеп үтелә торган күңелле бәйрәм – Көлке (алдау) көненнән башлыйбыз.

Бу көнне туганнарны, дусларны һәм танышларны алдыйлар, шаярталар, күңел ачалар. Без дә 1 апрель уңаеннан газета укучыларыбыз арасында бәйге игълан итәргә булдык. Анда  катнашуның шарты: шушы  рәсемгә карап көлкеле дүртьюллык  язу.

 Куплетның беренче ике юлы болай:

  Соңгы тапкыр  сорыйм: кая  киткән

Мин суыра торган имезлек?

 Сезгә шуны дәвам итәргә  кирәк. Фикерегез бер генә куплетка  сыймаса, икене дә язарга була. Әмма,  кем әйтмешли, кыскалыкта оста­лык. Бәйгенең   спонсоры – “Аква Двери” шәхси предприятиесе.

Иң кызыклы һәм тапкыр куплет  язучы  өч авторны спонсорыбызның бүләкләре  көтә.  Аларны  җиңүчеләргә 17 апрельдә тапшырачакбыз. Хатны почта аша яки редакциянең  электрон почтасына (sabatannar@rambler.ru) җибәрә  аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев