Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Игътибар, конкурс!

«Эх, мунчасы, мунчасы!»

Хөрмәтле дусларыбыз! Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, инде әкренләп тормышыбыз үз җаена кереп бара. Иртүк торып эшкә барабыз, эш сәгатьләре төгәлләнгәч, атлыгып өйгә кайтабыз. Шулай итеп, көн артыннан көн үтеп, атна ахырына якынлашканны сизми дә каласың. Гадәттә, яллар җиткәч, хуҗабикәләр өй җыю, кер юу, камыр ашлары пешерү белән шөгыльләнсә, ир-атларга җитди эш йөкләнгән- алар мунча ягу хәстәре белән мәшгуль. Күпчелек гаиләләрдә шулай. Безнең татар халкы мунча керүгә аерым бер хөрмәт белән карый. Җәен күп итеп миллек хәстәрли, төнәтмәләр ясау өчен төрле файдалы үләннәр җыеп киптерә. Мунчага туганнар, күршеләр чакырылып та хөрмәтләнә әле. Хәер, сүз башыбыз шүрәле дигәндәй, уйладык-уйладык та, без дә газета укучыларыбыз һәм интернет дусларыбыз арасында «Эх, мунчасы, мунчасы!» дигән кызыклы конкурс үткәрергә булдык. Сезнең өчен татар мунчасы нәрсә ул, аның нинди файдалы үзлекләрен күрәсез? Бәлки кызыклы рецептларыгыз белән уртаклашырсыз?Шигырьләр, юмористик әсәрләрне, мунча керү белән бәйле күңелле фотосурәтләрегезне яки видеоязмаларыгызны да (әдәплелек кагыйдәләреннән чыкмыйча, әлбәттә), бик теләп кабул итәрбез. Әйдәгез, бөтен хыял - фантазияләрегезне эшкә җигегез, дуслар. Ә бүләкләр бик шәәәп! Җиңүчеләрне спонсорыбыз- Саба күптармаклы - җитештерү предприятиесе үзенең мунча-сәламәтләндерү комплексындагы мунча керү, чәчтараш, массаж кабинетларына һәм башка сихәтләнү сеансларына сертификатлар белән бүләкли. Конкурс 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Язмаларыгызны һәм фотоларны «Саба таңнары»ның «Вконтакте» төркеменә яки sabatannar@rambler.ru почтасына юллый аласыз. Шулай итеп, башладык!

Безгә килгән материаллар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев