Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Җитәкчеләрне таныдыгызмы?

Газета укучыларыбыз, интернет дусларыбыз арасында зур кызыксыну уяткан «Җитәкчеләрне таныйсызмы?» конкурсы төгәлләнеп, ниһаять, җиңүчеләр билгеле булды.

Конкурсның икенче этабы – җитәкчеләрнең армия сафларында хезмәт иткән фотолары  урнаштырылуы    газетабыз дуслары арасында аеруча    җанлылык тудырды. Чөнки  җитәкчеләрне тану, чалымлау мөмкинлеге тагын да артып,  һәркем үз фаразын җиткерергә ашыкты. Редакциябезгә шалтыратып, соцчелтәрләр аша юллап,  үзләре махсус редакциягә килеп җиткерүчеләрдән  барысы   35 җавап алдык.   Бәйгенең беренче этабында   социаль челтәрләр аша 1081 кеше танышса, икенчесендә 436 кеше катнашты.    Үз вариантларын җибәрүчеләр арасында  фәкать бер генә җитәкчене танучылар да,  фамилияләрен дөрес күрсәтеп, әмма урыннарын бутаучылар да, берничәсен генә белүчеләр дә булды. Кыскасы, бәйге кызганнан кызды.  Мәгълүм булганча, беренче этапта дөрес җавап бирүче табылмады. Икенче этапта безгә беренчеләрдән булып дөрес җавапны Сабадан Сания Сафина  юллады. Шулай ук Сабабаштан Люция Миннегәрәева,   Сабадан Гөлнара Гатауллина  җитәкчеләрне  тануда җитезлек һәм төгәллек  күрсәтеп, бәйге җиңүчеләре булуга ирештеләр.   Балачак фотолары буенча тану катлаулырак  булуга карамастан,  алты җитәкчене дөрес белә алган   Гөлфия Галләмованы (Саба) кызыксындыру призы белән бүләкләргә уйладык. Җиңүчеләр алдагы көннәрдә  редакциябезгә чакырылып,  спонсорыбыз  –  «ЗарМус» мебель компаниясенең   махсус бүләкләре тапшырылачак. Белгәнебезчә, әлеге компания районыбызда халыкка сыйфатлы, уңайлы  йорт җиһазлары эшләү белән шөгыльләнә. Күңелегезгә хуш килердәй мебельле буласыгыз килсә, «ЗарМус»  компаниясенә мөрәҗәгать итегез!    Алдагы бәйгеләрдә дә бергә һәм бердәм булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев