Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Җитәкчеләрне таныйсызмы?

Хәтерләсәгез, газетабызның 2 февраль санында әнә шул исемдә конкурс игълан иткән идек. Әлеге бәйге газета укучыларыбыз һәм интернет дусларыбыз арасында зур кызыксыну уятты.

Безгә язалар, шалтыраталар, вариантларны соцчелтәрләр аша  җибәрәләр. Фаразлар күп, әмма… әлегә дөрес җавап бирүче генә юк. Шуңа күрә, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, бәйгенең 2нче этабын игълан итәргә булдык. Югарыда урнаштырылган фотоларда сез конкурс геройларының   армия сафларында хезмәт иткән чакларын күрәсез. Әмма фотолар «чәчеп» бирелгән, ягъни беренче вариантта урнаштырылган тәртиптә түгел. Җитәкчеләрне тану гына  аз, фотоларына сугылган саннарны  аларның 2 февраль санында   бирелгән  саннары белән тәңгәл  китерергә  кирәк.  Җавапларны 28 февральгә кадәр көтәбез. 

Конкурсыбызның спонсоры «ЗарМус» мебель компаниясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев