Саба таңнары

Сабинский район

18+
Конкурслар

Олы Кибәче почта бүлекчәсе җитәкчесе «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Дипломы белән бүләкләнде

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң күп подписка җыйган почтальоннарын бүләкләде.

    «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең  почтальоннар элемтәсе бүлекчәләре арасында уздырылган конкурска нәтиҗә ясалды. Иң күп подписка җыйган почтальоннарга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

    Котлау  тантанасына Олы Кибәче почта бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллахметова да чакырылган иде. Аңа «Татмедиа»ның Дипломы һәм акчалата бүләге тапшырылды.

  "ТАТМЕДИА" төбәк агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков уртак эшнең мөһимлеген ассызыклап: "Без сезнең белән бер көймәдә", - дип белдерде һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев