"Җәй. Сабантуй. Универсиада" фотоконкурсына килгән фоторәсемнәр [2 кисәк]
Эльвира Вафина:
Бездә универсиада булу,
Илем өчен горурлык.
Шәһәребез яңарды бит,
Танымыйча торырлык.
Яшьлегебез чәчәк ата,
Сабабыз белән бергә.
Әйдә шулай яшик әле,
Матур итеп гомергә.
Мин үзем җәйге матурлыкны аеруча да яратам. Җәйге табигатькә сокланмый, битараф калу һич кенә дә мөмкин эш түгел: тирә якта кошлар сайрау, урмандагы агачларның бер-берсе белән серләшүе, челтерәп аккан саф чишмә суы, хуш исле чәчәкләр исе, кызарып пешкән җиләкләре, тирә якта ишетелүче чалгы тавышлары, йолдызларның тагында яктырак җемелдәве, җиҺанда сызылып таң ату, балаларның самими шат көлгән авазлары һ.б. болар барысыда гаҗәеп җәй айларын ассызыклый. Җәй фасылының матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетерү, тасвирлап бирү һич кенә дә мөмкин түгел. Быелгы җәй аеруча да истә калырлык булыр мөгаен, чөнки быелгы җәй үз эченә бик күп кенэ истә калырлык вакыйгаларны сыйдырды: Сабантуй, Универсиада, Изге Рамазан аен.
Дөнья артыннан куа-куа, тормыш мәшәкатьләре астына еш кына сабый күңелебезне, яшьлек хыялларын, саф йөрәгебезне күмеп калдырабыз. Бу чабудан беразга гына булса да туктап, йөрәкне тыңлыйк, тирә ягыбызга игътибарлырак булыйк, матурлыкны күңел күзебез белән күрергә, тоярга өйрәник, һәр туган яңа таңга Аллаһка шөкер кылып, куанып яшәргә насыйп булсын.
Дуслар белән җыелышып,
Ял итәргә уйладык.
Диңгез суына кереп,
Шаярышып уйнадык.
Мәрьям Гафурова:
Кайсы каен да, кайсы син,
Аералмый тик торам,
Кәкре каенны кочканмын,
Мин аны син дип торам.
Тәкыяләр үрә идек
Без бәләкәй чакларда.
Кайтып булса, кайтыр идем
Мин хәзер ул чакларга.
Нәрсә карап торасыз,
Таптым шул кирпеч менә,
Ярап куяр бер булмаса
Хотя б мунча пиченә.
- Әби, әби, кара әле,
Монда да бит чүп үскән.
Әбиемә чүп уташам,
Мин бит хәзер дәү үскән.
Әнә теге шарикны
Эләктерәсем килә,
Агын, кызыл, яшелен,
Тик буем җитми менә .
Абый, абый күтәр әле,
Калды инде чүт кенә...
Юк, абый, булмады бу,
Буйларын шул кечкенә.
Яле, абый, күтәр әле.
Бәлки буйларым җитәр.
Әйдә, төшер, шарик алдым,
Миңа берәү дә җитәр.
- Югалды бит, югалды,
Таба алмыйм һич кенә.
Сикергәләп барган да,
Төшеп калды бит менә.
Машина ачкычымны
Төшереп калдырганмын.
Өемә хәзер менә
Ничекләр шул кайтырмын...
Табигать кочагында
Йоклаулары бик рәхәт.
Шушы ямьне бүләк иткән
Табигатькә зур рәхмәт.
- Әни, әни, булыш әле,
Ава бит хәзер стена,
Булышалсаң, булышырсың
Миңа бары син генә.
- Кайда сон син, ачкычым,
Кайларда төшеп калдың?
Нигә мине шушылай
Зур борчуларга салдың?
Без хатын-кызлар шулай
Барсын да булдырабыз:
Ботакларны сындырып,
Учаклар яндырабыз.
Нәрсә генә язмыйлар
Хәзер гәҗит битенә.
Барсын да укып чыксан,
Даже башлар әйләнә.
Ландыш Нуриева:
Эльмира Хаҗиева:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев