Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Корруциягә - юк, дибез!

Эчке эшләр министрлыгы Татарстанда коррупция очраклары кимү күзәтелүен әйтте

Быелның 10 аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында коррупциягә бәйле 729 эш каралган.

Татарстанда быел коррупциягә бәйле җинаять эшләре, узган елгыга караганда, кимегән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козлов хәбәр итте.
 
Аның сүзләренчә, быелның 10 аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында коррупциягә бәйле 729 эш каралган. Дмитрий Козлов җинаять эшләренең саны кимүен һәм Идел буе федераль округы буенча бу югары күрсәткеч икәнен дә билгеләп үтте.
 
"Эчке эшләр министрлыгы коррупциягә каршы көрәш буенча өч еллык план әзерләде. Күрсәткечләр кимүгә таба бара. Бу Тикшеренү комитеты белән тыгыз элемтәдә эшләү хакында сөйли",- диде идарә вәкиле.
 
Шуңа да карамастан, медицина, мәгариф, җир бүлү өлкәләрендә әле җинаятьләр шактый икәнен искәртте Дмитрий Козлов.

Фото: архив/Султан Исхаков/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев